Хәбәрләр

Бүген – халыкара гаилә көне

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Гаилә – җан тынычлыгы таба торган, дөнья мәшәкатьләрен, борчуларын, шатлык-куанычларын бер учка сыйдырып, бердәм булып, бүлешеп яши торган урын ул.
Гаилә ул – тирән тамырлы нәсел җебе дә, аны өзмичә, яр иткән тиң парың белән бер түбә астында гомер итү – үзе зур куаныч.

Илләребез имин, гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз сөендереп торсын! Һәркемгә гаилә бәхете, җан тынычлыгы, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм игътибар телибез. Бер-берегезне саклап, яклап яшәгез!


Нет комментариев