Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрәкәт» беренче курс студентларын җыйды

26 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Беренче курс студенты көне» булды.

Беренче курс студентлары көне — мәктәпне тәмамлап, Казандагы уку йортларына укырга кергән егетләр һәм кызлар өчен бик мөһим. Республика керәшен оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге инде күп еллар беренче курста укучы керәшен студентлары көнен уздыра. Шул ук вакытта, бирегә җыелган яшьләрне үзләренең «Бәрәкәт» рәтләренә кабул итә.

Кичәнең рәсми өлешен «Бәрәкәт»нең җитәкчесе Алексей Дмитриев башлап җибәрде. Презентация форматында «Бәрәкәт» эшчәнлегенең төп юнәлешләре, командасы белән таныштырды. Бирегә беренче тапкыр килүче беренче курс студентларына «Керәшен» язулы кружкалар да бүләк итте ул. 

– «Бәрәкәт» – ул чын гаилә. Дөрес, монда күп эшләргә кирәк, әмма «Бәрәкәт»тә булу – студент өчен зур горурлык , – диде Алексей. 

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, бу көн «беренчеләр»не генә түгел, олырак курстагыларны да җәлеп иткән. Кичә барышында яшьләргә берничә турлы уен тәкъдим ителде. Оештыручылар залдагыларны өч командага бүлделәр, уеннар бик кызу барды. 

Азактан катнашучыларга бүләкләр таратылды, күмәк фото ясалды. Шулай ук, очрашуның иң көтелгән өлеше – лотерея уйнатылды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев