Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакчаны төрле сыннар белән бизәү өчен идеяләр

Авыл җирендә сыннарны үз кулларың белән ясап, бакчаңны матурларга була.

Бакчаны бизәр өчен, кибетләрдә төрле җәнлек сыннары, башка матур фигуралар сатыла. Әмма алар бик кыйммәт, бар кешенең дә аны алырга акчасы җитми. Аның каравы, үз кулларың белән ясап, бакчаңа төрле сыннар, бизәкләр куярга мөмкин.

Шул ук пластик шешәнең генә дә әллә ничә төрлесе бар.

Иң беренче эш итеп, төрле сыйдырышлыктагы (1, 1,5, 2, 3 һәм 5 литрлы) буш пласстик шешәләр әзерләгез. Хәзер инде фантазиягезне эшкә җигегез.

Әйтик, иң җиңеле – гөмбә һәм камка (божья коровка) сыннарын ясау. Төрле зурлыктагы ике пластик шешәне кисәргә кирәк: зуррагының аскы өлеше – гөмбәнең эшләпәсе, ә бәләкәйрәк шешәнең өсте кисеп алынганнан калган урта өлеше – гөмбәнең “аягы”. Эшләпә булырга тиешле өлешен, кыйгаеп китмәслек итеп, җиргә утыртабыз һәм эченә алдан әзерләгән цементлы измәне салабыз. Тик тутырып бетермибез. Шуның кыл уртасына гөмбәнең “аягы”н  ясаячак киселгән шешәне туры итеп урнаштырабыз (башта әле бу өлешенең бөкеләнә торган өлешен – шешә авызын – кисеп алырга онытмагыз). Цементлы измә тутырабыз.

Измәле бу сыннар бер тәүлек дигәндә кибеп бетә. Бары пластик шешәне кисеп алырга гына кирәк була. Шуннан соң, гөмбәне җете төсләргә буяп куябыз.

 Гөмбәләрне төрле зурлыкта ясасаң, тагын да матуррак булыр. Соңыннан, ярылмый калган  берәр зуррак агач төбен бакчаның үзегез теләгән (һәм кешегә күренеп торган) җиренә куеп, тирә-ягына гөмбәләр дә тезеп чыксагыз, бакчагыз ямьләнер. Шулар янына, ике-өч камка  куярга да була.

Пластик шешә белән беррәттән, төрле зурлыктагы иске пластик савытларны да җәнлек һәм башка төрле сыннар ясау өчен форма итеп куллана аласыз.

фото: https://unsplash.com/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев