Бакалы районының Ахман авылында яшәүче Надежда Данилова үзенең кул эше үрнәкләрен күргәзмәләргә бирә - видео
Хәбәрләр

Бакалы районының Ахман авылында яшәүче Надежда Данилова үзенең кул эше үрнәкләрен күргәзмәләргә бирә - видео

Надежда түти чигешендәге бер-берсен кабатламаган бизәкләр үзенчәлекле дә, катлаулы да

Төрледән-төрле матур чигү җепләре белән кулъяулык, сөлге һәм мендәр тышы чигү инде үткән чорда калды дисәк, бик үк дөрес булмас. Бүген дә кул эше тотучы осталар, чиккән әйберләре күз явын алырлык чигүчеләр җитәрлек.

Шундыйларның берсе – Ахман авылында яшәүче Надежда Данилова. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул әле һаман да чигүне ташламый. “Алардан рәхәтлек алам, картиналар ясап кешеләргә дә бүләк итеп тә бирәм. Күңелемне үстереп, күргәзмәләргә дә куялар”, – диде ул.


Нет комментариев