Лагерьнең беренче көне
Кичә "Айбагыр" керәшен этнолагере үз эшен башлап җибәрде. Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагеренә Биектау, Алабуга, Зәй, Кумара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Чистай районнарыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән һәм Киров өлкәсенең Малмыж районыннан 90 бала җыйналды.
Бүгенгедән "Айбагыр" үзенең тынгысыз сменасын башлап җибәрә. Биредә "Айбагыр"чыларның бер генә дә көннәре бушка узмыячак. Балаларын көн дә кызыклы уеннар, мастер-класслар, бәйгеләр һ.б. көтеп кала. Бүген айбагырчылар иртә таңнан зарядка ясарга тезелгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, бүген "Айбагыр"ның сигезенче сменасының официаль ачылу тантанасы булачак.
Нет комментариев