Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аш-су пешергәндә рецептларда күрсәтелгән граммнарны үлчәүсез дә белергә була

Үлчәүсез үлчибез.

Аның өчен аш һәм чәй калагы, стакан кирәк була.

Аш калагына (өеп түгел, ә сыланып торырлык итеп салынган очракта), су – 18 грамм, тоз – 30 грамм, шикәр комы – 25 грамм, чәй содасы – 28 грамм, какао порошогы – 25 грамм, уксус – 15 грамм, лимон кислотасы – 25 грамм, манный ярмасы – 25 грамм, көнбагыш мае – 17 грамм, күкәй порошогы – 25 грамм, куе сөт (сливки) – 14 грамм, каймак – 25 грамм, төелгән сохари – 15 грамм, томат пастасы 25 грамм керә.

Чәй калагына (шулай ук,  сыланып торырлык итеп салганда), су – 5 грамм, тоз – 10 грамм, шикәр комы – 10 грамм, чәй содасы – 12 грамм, какао порошогы – 5 грамм, уксус –5 грамм, көнбагыш мае – 5 грамм, күкәй порошогы – 10 грамм, куе сөт – 5 грамм, каймак – 10 грамм, төелгән сохари – 5 грамм, томат пастасы 5 грамм керә.

Фото: https://unsplash.com/

Кырлы стаканга су – 200 грамм, шикәр комы – 180 грамм, тоз – 130 грамм, уксус – 130 грамм, кара карлыган – 130 грамм,  томат пастасы – 130 грамм, манный ярмасы – 200 грамм, көнбагыш мае – 190 грамм, дөге ярмасы – 180 грамм,  куе сөт (сливки) – 200 грамм, каймак – 210 грамм, төелгән сохари – 125 грамм, саго – 160 грамм, кабыгыннан чистатылган фундук чикләвеге төше – 130 грамм, “Геркулес” солы ярмасы – 80 грамм,  ясмык (чечевица) – 80 грамм, фасоль  130 грамм керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев