Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Айбагыр»да балалар иминлеген тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләнелә?

Быел «Айбагыр» этносменасы 13нче тапкыр керәшеннәрнең киләчәге булган балаларны үзенә җыячак. Яңа сменага гаризалар кабул итү башланды.

– Ата-аналар иң кадерле кешеләрен – балаларын 18 көнгә сезгә тапшырачаклар. Балалар иминлеген тәэмин итү өчен нәрсәләр эшләнелә?

Һичшиксез, без балаларның иминлеген беренче урынга куябыз. «Мирас-Наследие» этнолагеренда моның өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Территориягә сак посты аша гына кереп була. Чит кешеләрне кертмиләр, балалар да моннан чыгып китә алмый. Һәр почмакта – камера, тәүлекнең 24 сәгатендә дә сак хезмәтендәгеләр камералардан барысын да җентекләп карап торалар. Сменада шәфкать туташы гына түгел, психолог та эшли. Балалар һәрдаим лагерь хезмәткәрләренең күзәтүе астында. Шулай ук, безгә кунаклар буларак МЧС хәзмәткәрләре дә килә. Алар балаларга төрле очракларда кирәкле иминлек кагыйдәләре турында сөйлиләр. Һәм, әлбәттә, безнең вожатыйлар. Алар һәрвакыт балалар белән. Төнлә дә аларның иминлекләре өчен кайгыртып, бүлмәләрне тикшереп йөриләр. Малайларны – дәдәйләре, кызларны түтиләре карап тора. Шушы 18 көндә вожатыйлар отрядтагы һәр баланы үз энесе һәм сеңелесе урынына күрә, – дип сөйләде «Айбагыр» этносменасы турында аның координаторы Аида ТУКАЧОВА.

ТУЛЫ ЯЗМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев