Геннадий Макаров материалларыннан
Сарман районының Ләке авылында 1970 еллар башында "Игәнә" ансамбле оешкан. Аның беренче җитәчесе Аксакова Роза Семеновна булган. Ансамбль республикада яшәгән керәшеннәр өчен күчергеч-үрнәк булып торган. Алар бигрәк тә "Әйдә-әйдә, кайда-кайда, әйдә барыйк урманга..." дигән җырулары белән бөтен республикага танылганнар. Төрле фестивальләрдә (шул исәптән 1980 елны Казанда узгарылган ярышта да) призлы урыннар алганнар.
Нет комментариев