Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йорты хезмәткәрләре Чистай, Теләче һәм Казан балаларына «Олы көн» интерактив бәйрәме оештырды

«Олы көн – Җакты бәйрәм» дип исемләнгән кичәдә театральләштерелгән тамаша күрсәтелгән.

19 апрель көнне, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре  Чистай шәһәренең 2 гимназиясендә балалар өчен "Олы көн — җакты бәйрәм" интерактив программасын күрсәттеләр. 20 апрельдә мәдәни үзәкнең үзенә Теләче районыннан һәм Казаннан балалар җыелды. 


"Кто хочет стать миллионером" программасына керәшен гаиләсе Марҗый түти белән Метри дәдәй килгәннәр иде. Олы көн турында сорауларга җавап бирделәр, белмәгәннәренә балалар булышты. 1 000 000  Олы көн күкәйләре оттылар. Балалар үз һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Аннан уеннар уйнадылар, күкәй тәгәрәттеләр. Бәйрәмнән соң кулич ясап, аны бизәделәр", - дип сөйләде мәдәни үзәк хезмәткәре Марина Казакова. 

Апрель ае – мәдәни үзәктә Теләче керәшеннәре мәдәниятенә багышланды. Шул уңайдан, әлеге интерактив тамашага Теләчедән дә балалар килгән. Алар да үз якларының җыру-биләрен күрсәткәннәр, Олы көн күренеше сәхнәләштергәннәр. 

Фото Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең ВКонтакте төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев