Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым Жондозы” конкурс-фестиваленең беренче сайлап алу туры Чистайда узачак

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым Жондозы»-«Рождественская звезда» конкурс-фестивале быел 13нче тапкыр оештырыла.

«Туым Жондозы» конкурс-фестивале керәшеннәрнең үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү, халык җыруларын башкаручы талантлы үзешчәннәрне барлау, иҗат коллективларының профессионал дәрәҗәсен арттыру, толлерантлыкны ныгыту максатыннан үткәрелә.

Татарстан мәдәният министрлыгы, Я.Е. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла торган бу конкурста 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләр катнаша.

Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. Ноябрь аенда 5 зона буенча сайлап алу турлары узачак. Чистай, Казан, Әлмәт, Кайбыч һәм Кукмара районы зоналарында конкурсның жюри членнары катнашучыларга бәя бирәчәк.

Беренче зона ярышы 17 ноябрь көнне Чистай шәһәрендә узачак. Монда Чистай, Алексеевск, Лаеш, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнары көч сынашачак.  

Сайлап алу туры Чистай шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗат йортында (Нариман урамы, 61нче йорт) иртән 10.00 сәгатьтә башлана.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Аутентик вокал» (соло);

«Халык вокалы» (соло);

«Фольклор-эстрада вокалы» (соло);

«Фольклор-этнографик коллектив»;

«Халык җырларын башкаручы вокаль ансамбль»;

«Халык җырының заманча интерпретациясе»,

«Этник халык инструментлары ансамбле».

Жюри составы:
Жюри председателе – Макаров Геннадий Михайлович – этномузыколог, педагог, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече, Россия Композиторлар берлеге члены, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе члены.

Жюри председателе урынбасары – Кашапова Эльмира Вафичевна – керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Жюри секретаре – Муллина Ирина Айдаровна – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең бүлек җитәкчесе, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе члены.

Жюри членнары:

Дмитриева Оксана Геннадьевна – «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты һәм баш хормейстеры, Татарстан Республикасының атказанган артисты;

Александров Павел Андреевич – фольклорчы, этномузыколог, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы белгеч;

Самойлова Лиана Валерьевна – «Кряшен чибяре» титулы иясе, «Питрау» үрнәк балалар ансамбленең экс-солисты, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең фольклор буенча белгече, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе члены;

Губина Юлия Юрьевна – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туганайлар» газетасы редакциясе җитәкчесе-баш редакторы, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсе члены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев