Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Теләче керәшеннәре айлыгы бәйрәмчә башланды – фото, видео

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Җакын дуслар җыелышкач» проекты кысаларында, апрель ае – Теләче керәшеннәренә багышлана.

1 апрель көнне Теләче районының Субаш авылы клубында әлеге айлыкны тантаналы ачу чарасы узды. Чараны Теләче керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе  Петр Чернов  ачып җибәреп, айлыкның кирәклеген, бик кызыклы һәм бай программа әзерләнгәнен әйтеп узды.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Марина Казакова әйтүенчә, әлеге  "Җакын дуслар җыелышкач" дип исемләнгән  проект 2021 елда тормышка ашырыла башлый. Барлыгы 13 район керәшеннәре үз яклары бәйрәмнәрен, йолаларын күрсәтеп, танылган кешеләре турында сөйләгән инде. Теләче районы – 14 нчесе. 

Әлеге кичәдә катнашкан Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин әйтеп узганча, керәшен карендәшләребез тырыш, сәнгатькә гашыйк булулары, әби-бабаларыннан калган йолаларны, керәшен җырларын күз карасыдай саклаулары, аны киләчәк буыннарга тапшыруда балалар белән тыгыз эшләүләре белән аерылып тора, алардан башка районда бер генә чара узмый. 

Районда керәшен авыллары күп түгел. Субаш авылының "Нардуган"  керәшен халык ансабле һәм Иске  Карабаян авылының "Беләзек" фольклор ансамбле, керәшен авыллары үзешчәннәре, кайткан кунак-җырчылар кичәгә ямь бирде – авылларының җыр-биюләрен башкардылар. Килгән кунаклар безнең район керәшеннәренең кием элементлары, бизәнү һәм көнкүреш әйберләре белән кызыксынып танышты.

Шулай итеп, интернет киңлекләрдә апрель ае дәвамында Теләче районында яшәүче керәшен карендәшләребезнең көнкүреше, мәдәни мирасы, авыллары һәм фольклор коллективлары турында сөйләнәчәк.  Айлык 28 апрельдә Казанда Җырчы Җәкәү йортында бәйрәм концерты белән тәмамланачак. 

Белешмә: Теләче районында гомер итүче керәшеннәр күпчелек Нырсы елгасы буенда төпләнгәннәр.

Теләче районы территориясендә 53 торак пункта 13,7 мең кеше яши. Теләченең 6 торак пункты, алар: Субаш, Тәмте, Колбагыш, Югары Мирәтәк, Алга, Петровский керәшеннәр күпләп төпләнеп яшәүче авыллар булып тора. Шул ук вакытта керәшеннәр Теләче, Узяк, Олы Саурыш авылларында да яшиләр.

Теләче районының гамәлдәге чикләрендә керәшеннәрнең нигезләнү вакыты төгәл билгеле түгел. Архив чыганакларына күз салсак, керәшен торак пунктлары Ногай сәүдә юлы буйлап урнашкан. Мәсәлән: Тәмте авылы турында 1680 нче елдан ук билгеле; Югары Мирәтәк авылы турында беренче язма 1768 ел белән даталана. Иң яшь керәшен авылы – Петровский, аңа 1929 елда нигез салына.

Дини тормышка килгәндә, районның Субаш авылында Изге Троица храмы, Карабаян авылында Казан Алла Анасы иконасы чиркәве эшләп килә, настоятельләре Сизов Дмитрий. Калган авылларда православие часовнялары бар. Һәр авылның үз престол бәйрәме бар, мисал итеп 21 июль «Казанский» Тәмтедә зурлап үтә.

Бүгенге көндә районда фольклор коллективлар актив эшчәнлек алып бара. Алар:
– «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, Субаш авылы,
– «Сурәкә» балалар керәшен фольклор ансамбле, Субаш авылы,
– «Беләзек» керәшен фольклор ансамбле, Колбагыш авылы.

Теләче районы илебезгә шактый талантлы шәхесләр биргән төбәк. Теләче районының һәм Республикабызның горурлыгы булган карендәшләребез:

– Нәфиса Василова, (Анастасия Васильева) - Татар АССРның халык артисты (Субаш авылы) ;
– Винера Ганиева - Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты (Субаш авылы),
– Татьяна Ефремова - талантлы җырчы, күп кенә халыкара конкурслар җиңүчесе (Тәмте авылы)
– Давид Григорьевич Григорьев (Давид Саврушевский) – керәшен әдәбиятчысы, шагыйрь һәм драматург, Казан губернасы Мамадыш өязе Олы Саурыш авылында (хәзерге Теләче районы) туган.


Зөлфия Ибраһимова.

Фотолар "Теләче информ" сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев