Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Светлана Малышева: “Тамакса ясарга беркем дә өйрәтмәде, үзебез өйрәндек”

Чистай районының Бахта авылы мәдәният йортында борынгы керәшен киемнәре сакланган.

Бу хәзинә – авыл халкы өчен горурлык һәм милли керәшен киеменең әзер үрнәге.

 

Мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлары өчен һәрдаим төрле күңел ачулар, бәйрәмнәр, кичәләр оештыралар. Биредә “Мастерилка” кызыксынулар клубы да эшли. Күптән түгел генә шушы клубта тамакса ясау буенча мастер-класс үткәрелгән, балалар җыелып, түшлекләр ясауның үзенчәлекләрен өйрәнгәннәр.

“Мастерилка” клубында балалар курчакларга керәшен милли киеме тегәләр һәм шул курчаклар белән күргәзмәләргә дә йөриләр. Мәдәният йортында сакланган борынгы киемнәргә карап, курчакларга күлмәкләр, алъяпкычлар, баш киемнәре тегәләр, тамаксалар ясыйлар.

“Авылда балаларыбыз күп, түгәрәкләргә бик теләп йөриләр. Соңгы мастер-классны да көтеп алдылар, бу аларга кызык. Республика күләмендәге төрле күргәзмәләрдә, конкурсларда катнашабыз. Анда балалар башка районнардан алып киленгән кул эшләре белән танышалар, бу – бик әйбәт тәҗрибә”, – дип сөйләде Чистай муниципаль районының Бахта авыл җирлеге мәдәният йорты режиссеры, “Мастерилка” кызыксынулар клубы җитәкчесе Светлана Малышева.

Тамакса ясау өчен фетр, тасма, бисер, тәңкәләр кирәк. Боларның иң мөһиме – тәңкәләр. Бүгенге көндә иске вак акча табу кыенрак, шуңа күрә балалар курчакларга түшлек өчен кибеттән уенчык тәңкәләр сатып алалар. Ә чималны Светлана Малышева үзе әзерли, тасмаларны да барлый, кулына шөреп боргыч тотып тимер акчаны да тишә.

“Безгә бу тамаксаларны ясарга беркем дә өйрәтмәде, үзебез өйрәндек. Авылыбызда булган борынгы керәшен хатын-кызлары киемнәрен бик саклап тотабыз. Шул киемнәр белән бергә түшлекләр дә бар, шуннан карап, иң беренче үзем өйрәндем, хәзер балаларга да өйрәтәм”, – диде “Мастерилка” кызыксынулар клубы җитәкчесе.

Алинә Галимҗанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев