Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марат Гибатдинов: «Һәр кеше үз гаиләсе, авылы тарихы турында кызыксынса, фәнне өйрәнү дә җиңелрәк булыр иде»

Керәшеннәрнең ыру агачлары, авылларны өйрәнү проблемалары, торак пунктларын өйрәнү чыганаклары. Шушы һәм тагын күп кенә сорауларны үз эченә алды Бөтенроссия «Ыру агачы» форумы.

9 ноябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Ыру агачы» дип исемләнгән Бөтенроссия туган якны өйрәнүчеләр форумы узды. Инде икенче тапкыр уза торган бу чара Татарстанның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелде.

Форум катнашучыларын Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Марат Гибатдинов сәламләде.  

– Тарихи институтларыбыз, профессиональ тарихчыларыбыз, мөмкинлекләребез күп булуга карамастан, бөтен фактларны табып, тарихны тулысынча өйрәнеп бетереп булмый. Бу эштә гади кешеләрнең кызыксынучанлыгы бик мөһим. Һәр кеше үз гаиләсе, авылы тарихы турында өйрәнә башласа, фәнне өйрәнү дә җиңелрәк булыр иде, – дип сөйләде Марат Гибатдинов.

 

Форум туган якны өйрәнүче керәшен кешеләре өчен генә булса да, биредә руслар да, татарлар да бар иде. Әле төрле шәһәрләрне дә берләштерде бу чара. Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Башкортстаннан тарихчылар онлайн кушылып, кызыклы темаларга чыгыш ясадылар.

Санкт-Петербургтан кушылган Россия тарих һәм сәнгать институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре, галимә Наилә Әльмиева керәшен җырулары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, керәшен җырларын тыңлар өчен, аларны җырлар өчен, иң беренче, бу җыруларның тарихын, ничек һәм кая барлыкка килүен өйрәнергә кирәк.

Форумда Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Миклухо-Маклай исемендәге Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты, Россия сәнгать институты, Казан (Идел буе) федераль университеты фольклор секторы хезмәткәрләре, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан, Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан, Яшел Үзән, Мамадыш районнарыннан, Чаллы шәһәреннән туган якны өйрәнүчеләр катнашты.

Форум турында тулырак газетаның киләсе санында укый алырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев