Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәстә керәшен мәдәнияте кичәсе үткән

2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Тукай районының Мәләкәс авылында керәшен мәдәнияте кичәсе үткәргәннәр.

“Әлеге кичә “Питрау” фольклор коллективы белән оештырылды. Алар үзләре пешереп килгән тәм-томнар турында сөйләделәр. Александра Ванифатова колмактан ипи пешерү рецепты турында сөйләде. “Әй басуы” җырында Мария Адамова типтереп биеп күрсәтте”, – диде авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева.



Ә ансамбль җитәкчесе Людмила Адамова керәшен милли ризыклары турында сөйләп үтте: 

 

 “Керәшеннәр алар бик кунакчыл халык. Алар кунакка йөрергә дә, кунак китерергә дә бик яраталар. Өстәлгә ризыкны мулдан куялар, күп төрле ашамлыкны өйдә әзерлиләр. Алар арасында иң киң таралганы табикмәк, төрле пироглар, шишәрә. Әлеге ашамлыкларны һәр электән үк бәйрәмгә пешергәннәр. Кыстыбый, дурычмак, тәкә һәм ипи дә өстәлнең бизәге булып тора. Шулай ук, казан пилмәнен дә бик еш әзерләгәннәр. Ни өчен казан пилмәне соң ул? Чөнки, аны чуен-казанда пешергәннәр”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев