Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызыл Бәрән чиркәвен күтәрергә җирле эшмәкәр ярдәм итә

Матди авырлыклар аркасында төзү эшләре туктатылып торган чиркәүне быел күтәреп бетерергә җыеналар.

Узган көздә Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылына барган идек. Кр.Баранның (үзләре әйтмешли) кешеләре, авыл тарихын, җыруларын белүче әби-түтиләре, изге урыннары белән танышып кайттык. Сәяхәтебездән репортажны сылтама буенча укый аласыз. 

Ару хәбәрләр белешергә дип, кабат шул якка чыгарга булдык. "Бәрәнҗәр" фольклор коллективы җитәкчесе Ирина тутай Яковлева шатлыклы яңалык җиткерде. 

– Бу арада чиркәвебез өчен шатланып йөрибез әле. Авылдашыбыз, эшмәкәр Виталий Фомин чиркәү төзелешенә 350 мең күчерде. Рәхмәт аңа. Шул акчага тәрәзә-ишекләр куялар. Бу ел эчендә чиркәвебез торгызылыр. Инде тиздән келәү итәрбез. Бер үк исән-сау гына булсын, Ходай ярдәменнән ташламасын - Виталий Ильичны да, һәммәбезне дә, – дип сөйләде ул.

Көз барганда чиркәү торгызу материаль авырлыклар аркасында туктатылып торган иде. Әмма хәзер эшләр уңай якка борылгач, Кызылбәрәнлеләр өчен куанмый булмый.

Чиркәүне 2018 елда Тамара Иванова (30 елдан артык авыл җирлеген җитәкли, бүгенге көндә лаеклы ялда) инициативасы буенча һәм авылның асыл егете Валерий Максимов ярдәме белән күтәрә башлыйлар. Аны салуда авыл халкы да булыша. Бәйрәмнәрдә элек службага күрше Полянкага йөрсәләр, хәзер авылдагы шул чиркәүгә җыелалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев