Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Ничек яшисең, авыл?

Бәрәнҗәрләрнең балчыгы да зәңгәр... (Кр. Бәрән авылыннан репортаж)

Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылындагы Урман коесы суы Биләрнекенә караганда да чистарак, диләр.

Бу изге чишмә суында элек бит юарга да ярамаган, янында бары келәү иткәннәр дә, суын чүмечләп кенә алганнар. Аның күз яшедәй чиста суын кешеләр бүген чират торып ала. 

Сәяхәт башы

Дүшәмбе иртәсендә редакторым: “Алсу, бераз җилләнеп кайт әле. Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылына барасың”, – дигәч, ниһаять, офис бүлмәсендә утырып арыган эчемдәге авыл баласы уянып, кечкенә генә булса да бу маҗараны көтә башлады.

“Күптәнге сәяхәтче” образына кереп, рюкзакка кирәк-яракны төяп “Туганайлар” журналистлары һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Алексеевск районының бердәнбер керәшен авылына юл тоттык.

Безне киң урамлы, төзек һәм ап-ак авыл каршы алды. Кышкы йокыга талган табигатьтән дә ямьлерәк әйбер бармы икән? Машинабыз зәңгәр чыршылар артында утырган зур бина каршында туктады. Бу – авылның мәдәният йорты булып чыкты. Ә аның янәшәсендә – матур юан бүрәнәләрдән төзелеп килә торган чиркәү. Мәдәният йортында “Бәрәнҗәр” ансамбле каршы алды.

Ирина Яковлева Кр.Бәрән музее экспонатлары белән таныштыра

Быел Җөридә узган Питрауда “Бәрәнҗәр” фольклор коллективы яңа костюмнар тегү өчен сертификат откан иде. Шушы костюмнарны “бәрәнҗәр” кабиләсе тарихына хас итеп тегү өчен, этник костюмнар белгече, дизайнер Юлия Әхмәтҗанова һәм Эльвира Петрова авылның музеенда саклана торган мирас һәм әби-бабалардан калган кием үрнәкләре белән танышу өчен килде. Алга таба шушы ук осталар коллективка костюмнар тегәчәк.

30 елдан артык авыл җирлеген җитәкләгән һәм бүгенге көндә лаеклы ялда булган Тамара Иванова “Бәрмәнчек” фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапованы һәм безне авылның тарихын белгән һәм авылга гына хас булган иске җыруларны хәтерләгән әбиләргә алып китте.

Сөйләр сүзең булса…

Андыйлар монда өчәү икән, өчесе дә 80нән өстә. Башта клубның күршесендә генә төпчек улы белән яшәп ятучы Аннук тутай Михайловага кердек. “Өч каенана янына килен булып төштем, – дип башлады ул сүзен. – Үз кызларыдай күрделәр мине каенанам, аның әнисе һәм тутасы. Гомер буе кырда эшчеләр ашаттым. Барысы да яхшы, зарланырлык җук. Биш балам да исән-саулар. Берсе – үзем белән тора, яшьтән үк инвалид. Бер улым авылның башында гаиләсе белән яшәп ята. Өч кызым да Чаллыда”.

Аннук тутай әбиләреннән отып алган “Кунак җыруы”н җырлады. Элек коллективлар белән оешып, җырлап йөрергә вакыты булмаса да, концертларда катнашкан. Олыгайгач, “Бәрәнҗәр”ләр белән Казан филармониясенә барганнарын да хәтерли.

Мәктәп

Кызыл Бәрәннең тугызъеллык мәктәбендә 13 бала укый, аларга 9 укытучы белем бирә. Быел 1нче класста укучылар юк. Шушы ук бинада урнашкан балалар бакчасына да соңгы ике елда йөрүчеләр юк икән.

Мәктәптә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Зур спорт залында барлык инвентарь дә бар. Аеруча технология дәресләре уза торган мастерской гаҗәпләндерде. Монда кызлар да, егетләр дә тормыш итү өчен файдалы әйберләргә өйрәнәләр. “Бүген бит кызлар да дальнобойщик була ала. Шуңа куна тактасы кисү алар өчен авыр түгел”, – ди мәктәп директоры Михаил Захаров.

Кр.Баран мәктәбенең 8-9 класс укучылары

“Без керәшенлегебезне бер дә онытмыйбыз. Эзләнү эшләре үткәреп, укучылар төрле конференцияләрдә катнаша. Авылыбызга гына хас җыруларны яздырып алып, китап та чыгардык”, – дип сөйләде рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Фомина.

Мәктәп музеендагы экспонатларның күбесен укытучылар һәм укучылар үзләре җыйган. Ә буш вакытларында балалар “Бәрәнҗәр”не җитәкләүче Ирина Яковлева оештырган “Айбагар” ансамбленә йөреп, керәшен җыруларын өйрәнәләр икән.

Балалар бакчасын да күреп чыктык. Бар нәрсәсе дә бар – йөгереп йөрүче нәниләре генә юк, кызганыч.

Балчыклы Барангул

Раиса тутай Васильева ураза коймаклары белән каршы алды. Залында – гөлләр үсеп утыра, суган орлыкларын да тартма-тартма тезеп куйган, стенада – иске фотолар. “Эш күп бит, әле ике чиләк балан җыйдым”, – дип сөйләде 86сы тулган Рая тутай.

Ул 8 яшендә анасыз калып, әтисе сугыштан кайтканчы балалар йортында тәрбияләнә. Үги әни янында эш белеп үсә кыз, тормыш та төрле яктан сыный үзен.

Рая тутайның хәтере әйбәт, шуңа күрә авыл турындагы риваятьләрне аңардан сөйләттек.

Авылдан ерак түгел балчык карьеры бар икән. Монда зәңгәр балчык ала торган булганнар. Рая тутай сүзе буенча, шушы балчыкны алырга дип, Чирмешән елгасы буйлап җилкәнле көймәләрдә төрле сәүдәгәрләр килеп йөргәннәр. Ул вакытта Чирмешән киң булган. Сугыштан соңгы елларда кирпеч заводы да эшләгән. Гомумән, авыл халкы үз көенә һәм мул яшәгән.

Шуңа авылның беренче исеме дә “Балчыклы Барангул” булган. Аннан “Крещеный Баран”га үзгәргән, ә совет власте килгәч, “Красный” сүзенә алышынган. Кызылбәрәнлеләргә кайсы варианты күбрәк ошый дигәннән, алар үзләре “Кр.Баран” дип кенә әйтергә яраталар.

Үзе җырлый, үзе елый

Безне иң көтеп алган кеше Лина тутай Скворцова булгандыр. “Туганайлар”да бастырырга дип, бер кочак шигырьләрен, җырларын әзерләп куйган. Күптән түгел генә операция кичергән булса да, үзе бик җитез һәм тере. Кызы һәм кияве белән яшәп ята. Тагын дүрт улы да бар.

Жәлләп, елый-елый, кулак бабалары һәм тәтәсе белән нәнәенең язмышы турында сөйләде. Керәшеннәрнең җыруларын күбесен моңсу һәм лирик диләр. Аларны бит авыр чакта җырлаганнар, шуңа сүзләре дә мәгънәле, көйләре дә үзәккә үтә. Лина тутай безгә әле әнисенең апасы – Мәти әбинең үләр алдыннан җырлаган “Бәхилләшү”- не дә көйләп күрсәтте. Үзе җырлый, үзе елый…

Изге урыннар

Авылның изге чишмәсе – Урман коесы суын кызылбәрәнлеләр Биләрнекенә караганда да чистарак, дип сөйлиләр. Аны авыл янындагы урманда Марҗук исемле кыз таба. Башта суын чүмеч белән генә алып йөргәннәр, ә янында келәү итә торган булганнар. Суы зәп-зәңгәр янып торган, юшкыны да булмаган. Буралар төшереп, аны җайлаганнар. Бүген исә суын алу Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылындагы Урман коесы суы Биләрнекенә караганда да чистарак, диләр. Бу изге чишмә суында элек бит юарга да ярамаган, янында бары келәү иткәннәр дә, суын чүмечләп кенә алганнар. Аның күз яшедәй чиста суын кешеләр бүген чират торып ала. өчен кешеләр чират тора.

Авылның төзелеп килә торган чиркәве

Авылның икенче изге җире – төзелә торган чиркәү. Аны 2018 елда Тамара Иванова инициативасы буенча һәм авылның асыл егете Валерий Максимов ярдәме белән күтәрә башлыйлар. Чиркәүне салуда авыл халкы да булыша. Әлегә ул төзелеп бетмәгән булса да, бүрәнәдән салынган бинасы авылга килеп керү белән күзгә ташлана. Бәйрәмнәрдә элек службага күрше Полянкага йөрсәләр, хәзер авылдагы шул чиркәүгә җыелалар.

Соңгы сүз

Яшьләрсез калган Кызыл Бәрәннең уттай янган миләшләре һәм зәңгәр чыршылары белән, кыш аклыгын үзенә сыендырган киң урамнары... Лина, Аннук, Рая тутайларның моңлы җырулары... Керәшен тутайларының тәмле исе борынны кытыклап торган коймаклары... Боларның барысы да күңелгә ниндидер бер җиңеллек, яхшы кешеләр белән аралашканда гына була торган рәхәт бер халәт бирә. Рәхәт, бик рәхәт булды Кызыл Бәрән керәшеннәре янында.

КЫЗЫЛ БӘРӘН АВЫЛЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы! Бигрэк жылы, матур материал эшлэгэнсез! Сезнен белэн Кр. Баранда бергэ булып кайткандай рэхэт кунелдэ!