Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре” конкурсына әзерлек башланды

17-18 июнь көнне Казан шәһәрендәге Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Кряшен чибяре - 2023» конкурсының сайлап алу һәм әзерлек туры узачак.

Конкурста катнашырга төрле районнардан барлыгы 12 кыз теләк белдергән. Сайлап алу турыннан соң, финалистлар саны төгәл билгеле булачак.

«Ике көн дәвамында кызлар вокал, хореография, нәфис (матур) сүз буенча мастер-классларда катнашачаклар. Керәшен йолалары буенча лекцияләр дә булачак. Чибәрләребезгә фотосессия ясап, „Кряшен чибяре“ гимнын яздырачаклар», — дип хәбәр итә башкаручы директор Юлия Дувалова.

Кызларның нинди тәртиптә чыгыш ясаячакларын җирәбә ярдәмендә билгелиячәкләр.

Әзерлек вакытында кызлар керәшен фольклоры, биюләре тарихына кагылышлы мастер-классларда үзләренең белемнәрен арттырып, көндәшләре белән якынннанрак танышырлар һәм дуслашырлар дип көтелә. 

Конкурсның йомгаклау туры 15 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында узучы «Питрау» керәшен культурасы фестивалендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев