Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре-2023” финалисты: Лилиана Макарова

Питрауның йөзек кашы булган, иң көтеп алынган “Кряшен чибяре-2023” конкурсының финалистлары белән таныштырабыз.

«Кряшен чибяре-2023» конкурсында үз көчләрен сынап карарга Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай, Теләче, Тукай, Яр Чаллы, Менделеевск районнарыннан 10 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Яше: 19 яшь. 
Кайдан: Теләче районының Иске Карабаян (Колбагыш) авылыннан.
Уку/эш урыны: Казан кооперация институтында белем ала.
Тормыш девизы: «Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү!»
Хобби: авылдагы «Беләзек» керәшен фольклор ансамбленә йөри. Бизәндерә һәм прическалар ясый.
Ни өчен конкурста катнаша: Әби-бабалардан калган йола-гадәтләрне яхшылап өйрәнеп, халыкка җиткерү, үз милләтен яклау һәм хуплау. 
Хыялы: үзе теккән заманча керәшен милли киемнәре бренды булдыру, сату.

Конкурсның финалы 15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

«Кряшен чибяре-2023» конкурсы финалистлары билгеле!

Игорь Заломский фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

145

3

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев