Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан дәүләт медицина академиясендә кафедра җитәкчесе Марс Михайлов «Сәламәтлек саклау остазы» исеменә лаек булды

19 июнь көнне Казанда «Ел табибы – Ак Чәчәкләр» конкурсына йомгак ясыйлар.

Ел саен үткәрелә торган «Ел табибы – Ак Чәчәкләр» конкурсында "сәламәтлек саклау остазы" исеме аталды. Ул – карендәшебез, Казан дәүләт медицина академиясенең “Нур” диагностикасы кафедрасы мөдире, профессор Марс Михайлов.

Марс Михайлов Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ике йөздән артык фәнни хезмәт авторы. Марс Михайлов – Зәй районының Түбән Биш авылында туган.  17 июньдә Марс Михайлов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«Сәламәтлек саклау остазы» номинациясен быел беренче тапкыр керттеләр, исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс быел 15нче тапкыр уздырыла.

Марс Михайлов турында бу язма кызыклы: Карендәшебез, медицина фәннәре докторы, галим Марс Михайлов белән без чиксез горурланабыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев