Туганайлар

Дөньяга танылган якташ галим

Карендәшебез, медицина фәннәре докторы, галим Марс Михайлов белән без чиксез горурланабыз

Туган якның горурлыгы - аның күренекле кешеләрендә. Шунысы игътибарга лаек, Түбән Биш мәктәбендәге “Якташларыбыз – безнең горурлыгыбыз” күргәзмәсен дә Зәйнең күп күренекле кешеләре урын алган. Тукай премиясенә ия өч якташыбыз - Рабит Батулла, Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләмнәр янәшәсендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Марс Михайловның фотосы (биредә башлангыч белем алган) торуы күп нәрсә турында сөйли.

Якташыбыз - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Нур” диагностикасы кафедрасы мөдире, Казан дәүләт медицина академиясенең Мактаулы ректоры.
Мәктәптән соң Марс Михайлов Казан дәүләт медицина институтында табиб һөнәрен үзләштерә. 1970 елда –кандидат, сигез елдан докторлык диссертациясен яклый. Хезмәт юлын Яңа Зәй эшчеләр бистәсендә табиб буларак башлый. Лаборант, ассистент булган якташ профессор һәм табиблар белемен күтәрү институты ректорына кадәр күтәрелә, ил-көнгә таныла. 1980-2007 елларда Казан дәүләт медицина академиясе ректоры вазифасын башкара.

Язмышында көтелмәгән борылыш

Марс Михайлов Зәйдә эшләгән елларында рентгенологиядә көтелмәгән борылыш ясый һәм аңа барысын да яңадан башларга туры килә. Шулай итеп, ул табиблар белемен күтәрү институтының рентгенология кафедрасында өлкән лаборант булып эшли башлый. Ул чорда әлеге кафедрада Казан рентгенология мәктәбенә нигез салучыларның берсе булган М. Фәйзуллин да эшли. Шул рәвешле, Казанның рентгенодиагностикасы нәтиҗәле эш буенча илебездә билгеле урын тота. Марс Михайлов әлеге танылган галимнең укучысы була. Остазына карап укучысы дигәндәй, 1970 елда Марс Михайлов күп эшләрен әлеге укытучысы белән бергә яза. Аспирантурада уку еллары белән бергә ул алты ел дигәндә рентгенолог-тикшеренүче булып өлгерә. Марс Константинович илдә беренчеләрдән булып балалар нейрорентгенологиясе өлкәсендә тикшеренүләр алып бара һәм таныла. Якташ дөньяда беренчеләрдән булып, балаларның туганда имгәнгән умыртка баганасы һәм арка мие зәгыйфьлеген тикшерү өчен рентген диагностикасы принципларын эшли һәм әлеге имгәнүләргә үз классификациясен тәкъдим итә. Билгеле, моның өчен озак елларга сузылган ныклы тырышлык таләп ителә. Болар нәтиҗәсе буларак, рентгенология өлкәсендә дә зур хөрмәт һәм абруй казана.

Лекцияләр уку өчен аны хәтта Германия, Норвегия, Югославия, Австрия илләренә чакыралар. Нейрорентгенология буенча фәнни-педагогик кадр-лар әзерләү юнәлешендә мөһим өлеш кертүгә бәйле, Югославиянең Белград университеты медицина факультетының шәрәфле профессоры итеп сайлана. Мөһим казанышлары һәм җәмгыять үсешенә өлеш керткәне өчен 1997 елда Америка биография институты (АБИ АКШ) Марс Михайловны «Ел кешесе» итеп сайлый.

Якташ - 500дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән үз илебездә һәм чит илләрдә басылып чыккан 45 монография һәм кулланма авторы да. Шулар арасында «Балалык чорындагы нейрорентгенология», «Педиатрияда рентгенодиагностика. Табиблар өчен кулланма” (2 томда), «Бала туганда алынган умыртка баганасы җәрәхәтләрен рентгенодиагностикалау», «Умыртка баганасы авыруларын дифференциаль рентгенодиагностикалау» бар. Марс Михайлов җитәкчелегендә 27 докторлык, 59 кандидатлык диссертациясе әзерләнә һәм яклана. Аның укучылары неврология, акушерлык һәм гинекология, педиатрия, балалар хирургиясе, рентгенология, онкология һәм медицинаның башка өлкәләрендә хезмәт куя.

Ул берничә мәртәбә “Нур” диагностикасы медиклары конференцияләрендә фәнни докладлар һәм чыгышлар ясый, Россия радиологларының VII конгрессында президент буларак катнаша. Аның тарафыннан эшләп чыгарылган методикалар сәламәтлек саклау практикасында киң әйләнешкә кертелгән.

Гали булса да - гади

- Марс Константинович - якташ буларак, ярдәмчел кеше. Ул миңа табиблар белемен күтәрү институтында укыганда юнәлеш биреп, һәртөрле булышлык итте. Ул җитәкләгән рентгенология кафедрасы көчле кафедраларның берсе иде. Яхшы, тәҗрибәле, дисциплиналы, таләпчән укытучы ул. Рентгенологлар - яхшы фотографлар, ә мин сездән яхшы табиблар әзерлим, дия иде ул, - ди Чаллы тубдиспансеры баш табибы Рау-шан Искәндәров.

Бигеш авылында туып-үскән Раушан Габделхаковичның “Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы”, Татарстанның атказанган табибы исемнәренә лаек булуы остазының ныклы белем бирүе нәтиҗәсе, димәк. Шул рәвешле, чын табиб-лар әзерли Марс Михайлов: аның шәкертләре рентген язмаларын бер ялгышсыз, дөрес укыйлар.

- Марс Константинович белән элемтәләребез әле дә яхшы. Аның конспектлары бүген дә безгә яхшы кулланма, – ди Раушан Искәндәров.
Марс Константиновичның Зәй табиблары белән дә элемтәләре ныклы.

-Без - табиблар биш ел саен өстәмә белем алабыз. Марс Михайлов белән 1990 елда энә терапиясе буенча укырга баргач танышкан идем. Мине аның Зәй белән кызыксынуы сокландырды. Моннан дүрт ел элек белем күтәрергә баргач, ул үзе килеп исәнләште, озак-лап туган яклар турында сорашты. Анда беркайчан мин-минлек, һавалану юк, горурланырлык якташ ул, - ди табиб-анестезиолог Илдар Идиятов.

Якташлары өчен исә җан атучылардан ул.

- Марс Константинович белән без Түбән Биштә әнисе авыргач таныштык. Гали булса да, бик гади ул. Бик зыялы, пөхтә кеше. Авылдашлары гозере, йомышларын үтәргә әзер якташ, -ди Бигеш амбулаториясе табибы Валентин Москов.

Тулы бер медицина шәһәрчеге үсеп чыга

Марс Константинович оста җитәкчеләрдән, ул, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры буларак, академиянең приборлар паркы һәм матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертә. Аның башлангычы белән клиникалар һәм фәнни лабораторияләр урын алган тулы бер медицина шәһәрчеге үсеп чыга, “Нур” диагностикасы кафедрасы базасына ЯМР-томограф, эндоскоп, ультра тавыш тикшеренүе өчен аппарат һәм башка медицина аппаратлары ала.

Татарстан “Нур” диагностлары ассоциациясенең президенты, Россия “Нур” диагностлары башкарма идарәсенең әгъзасы буларак, Марс Михайлов республика медицина оешмаларын заманча рентгенология җиһазлары белән тәэмин итүгә булыша. 1990-1995 елларда ул Татарстан Республикасы Югары Советының сәламәтлек саклау буенча комиссиясен җитәкли.

Марс Михайлов - медицина һәм биология фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе, ТР фәннәр академиясенең президиум әгъзасы, кадр-лар әзерләү буенча Идел буе һәм Идел-Нократ төбәкләрен координацияләү советы рәисе, Петр I исемендәге фән һәм сәнгать академиясенең академигы. Мактау ордены, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Марс Константиновичның тормыш иптәше Алиса Хәйрулловна да - табиб. Уллары Игорь, оныклары Азат та әти-әнисе, әби-бабасы юлыннан китеп, зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Михайловларны табиблар династиясе, дияргә тулы җирлек бар.

Авыл мәктәбендә канат ярган, Зәйдә хезмәт эшчәнлеген башлаган күпкырлы шәхес, зур җитәкче урыннар биләгән, ил-көнгә, дөньяга танылган галим Марс Михайлов белән без - зәйлеләр чиксез горурланабыз.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: