Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дмитрий Баранов: «Безнең керәшен булуыбыз - үзенчәлегебез!»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткәрелгән «Әйдә ШаяРТ - Кырым 2023» фестивалендә «Керәшеннәр» КВН командасы да катнашкан.

1 май көнне Кырым Республикасының Форос посёлогы Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткәрелгән "Әйдә ШаяРТ - Кырым 2023" фестивален кабул иткән. Уннан артык команда арасында "Керәшеннәр" КВН командасы да булган. Алар биредә 12 көн көч сынашкан.

 

Дмитрий Баранов, Вадим Шрыков һәм Эльмира Садретдиновадан торган "Керәшеннәр" КВН командасын бу фестивальгә узган ел чемпионнары буларак чакырганнар, монда команда юмор аша керәшен халкы белән таныштырган. “Керәшеннәр” фестивальдә 2нче урын яулап кайткан.

 

"Без монда, күбесенчә, ял итәргә килдек, атмосферасы шундый бит. Командалар шактый иде. Сәламләү һәм разминка конкурслары булды. Озак әзерләнмәдек, шунда баргач, көндә мәзәкләр яздык. Юмор аша керәшенлегебез турында сөйлибез, бу бит безнең үзенчәлегебез”, – дип сөйләде Дмитрий Баранов.

Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев