Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бәрмәнчек» ансамбленең юбилей концерты булды

Кичә, 14 ноябрьдә Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясе концертлар залында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Туганнарның сагынган чагы...» дигән зур концерты узды. Быел — ансамбль оешканга 15 ел.

«Филармония» концертлар залына килеп керү белән, керәшен җырулары яңгырап тора иде.

Килгән кунакларны ишек төбеннән үк диярлек Теләче районының Субаш авылыннан «Нардуган» һәм Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле каршы алды.

 

Түгәрәк уенга чыгучылар арасында Субаш кызы, «Кряшен чибяре-2023» титулы иясе Анжелика Павлова да бар иде.

Концертта ансамбльнең «алтын фонды»ндагы иң яхшы җырулар, биюләр күрсәтелде.

Теләче районының Субаш авылында яздыртылган җырулар беренче тапкыр яңгырады. Чиләбе өлкәсендә яшәүче нагайбәкләрнең җыру һәм биюләренә дә зур урын бирелгән иде. «Бәрмәнчек»нең ул чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Залдагылардан «Шәп!», «Молодцы» дигән сокланулы сүзләр еш ишетелде. 

Керәшен җыру-биюләре белән беррәттән, «Бәрмәнчек» йолаларны да сәхнәләштергән иде. Алар, «Кыз җылату» йоласын да бар нечкәлекләре белән күрсәттеләр. 

Ансамбль солистлары аерым чыгыш та ясады. Александр Игнатьев, Регина Павлова, Оксана Дмитриева, Ольга Бачкова, Елена Григорьева һәм Илнур Әхәтов җырлаулары аеруча моңлы һәм дәртле яңгырады. 

Уен кораллары турында да әйтми мөмкин түгел. Көнкүрештә кулланыла торган табагач, самовар торбасы, балта, чүкеч һ.б. шундый кирәк-яраклардан да матур көй чыгарып булганын күреп тә гаҗәпләндек.

Килгән кунаклар арасында Винера Ганиева да бар иде.

«Безнең Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының күп кенә яшьләре «Бәрмәнчек»тә җырлап йөри. Без алар өчен бик шат, чөнки шундый дәрәҗәле, югары профессиональ осталыкка ия коллективта эшлиләр. Ел саен яңа программа белән чыгыш ясасагыз да, халыкның сәхнәгә алып чыгарлык җыр-биюләре күп гасырларга җитәчәк. Озын-озак еллар рәхәтләнеп эшләргә язсын!», — дип җылы теләкләрен җиткерде ул.

Концерт турында тулырак газетабызының киләсе санында укый аласыз.

Концерттан фоторепортаж 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев