Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аш-су остасы Венера конкурста җиңү яулады

Венера Арсланова Мамадыш районының Владимир авылыннан, бүгенге көндә Казанда яши. 20 ел повар булып эшли.

ТНВ телерадиокомпаниясе, Республикабыз Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә, «Халыклар мирасы» конкурсы уздырды. Конкурсның «Аш-су остасы» номинациясендә керәшеннәрнең туйларда, юбилейларда әзерләнә торган «Пирмәнкә»сен пешергән карендәшебез Венера — җиңүчеләр арасында.

«Вакыт аз булгач, мондый конкурсларда катнашканым юк иде. Быел үз көчемне сынап карарга булдым. Ризык әзерләү процессын видеога төшереп ТНВга җибәрдем. (аның өчен профессиональ видео төшерүчене чакырдым).  Маллар суйгач, көзгә таба пешерелә торган «Пирмәнкә»не сайладым. Ул — кунаклар килгәндә дә табынга иң беренчеләрдән булып куела торган ризык», — дип әйтте Венера.

Конкурста катнашканда авылдашлары, туганнары да ярдәм итә.

Венера Арсланова кечкенәдән милли ризыклар пешерергә ярата. Мәктәпне бетергәч тә башта сәүдә өлкәсендә эшли, аннары авыл хуҗалыгы институтында икътисадчылыкка укый. Күңеле аш-суга тартылганлыктан, инде 20 ел повар булып эшли. Ярты ел чамасы «Сөембикә» журналында «Аш-су» рубрикасын алып бара. Бүгенге көндә ул — балалар бакчасында шеф-повар. 

«Зур-зур банкетларга ризык әзерлим. Өйләргә барып та ашлар уздырам. Заказга бәлеш, каз-үрдәк, чәкчәк пешерәм. Аллага шөкер, бөтен җиргә чакыралар, хөрмәт итәләр. Бөтен ризыкны да бик яратып әзерлим. Киләчәктә «Керәшен халык ашлары» дигән китап чыгару теләге белән янып яшим», — дип сөйләде аш-су остасы Венера Арсланова.

Тәмле «Пирмәнкә» рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Камыр өчен кирәк: 3 күкәй, ярты стакан кайнаган салкын су, 1 аш калагы сыек май, 1 чәй калагы тоз, 1 килограмм он.

Эчлек өчен кирәк: иттарткычтан чыгартылган ярты килограмм сыер ите, 3 бәрәңге, 2 баш суган, 2 чәй калагы тоз, тәменчә борыч.

Башта камыр басабыз. Эчлеккә дигән бәрәңге һәм суганны блендер белән ваклыйбыз. Әлеге катнашмага ит кушып болгатабыз. Тоз, борыч салабыз.

Камырны җәеп, уртача зурлыктагы түгәрәкләр кисәбез. Эчлекне салып бөгәбез. Су кайнап чыккач, сүрән утта пешерәбез. Өстенә кыздырылган суган, яшелчә сибеп табынга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев