Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлмәттә яшәп иҗат итүче Людмила Аланлы турында телетапшыру чыкты

7 октябрь көнне Лениногорск районының Федотовка авылында туып-үскән талантлы шагыйрә, җырчы, композитор, музыкант Людмила Аланлы турында «Әдәби хәзинә» тапшыруында ТНВ каналында күрсәттеләр.

Авыл мәктәбен тәмамлагач, Людмила Лениногорск педагогия училищесында укый. Аннан соң, Казан Дәүләт гуманитар педагогия университетының музыка факультетын тәмамлаган.
Л.Аланлы 1996–2000 елларда Лениногорск шәһәренең “Чишмә” әдәби иҗат берләшмәсенә йөреп каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 2000 елда Лениногорск шәһәре типографиясендә “Беренче кар” исемле тәүге шигырьләр җыентыгы басылып чыга, 2009 елда Казанда “Рухият” нәшриятында “Бәхет телим сиңа” исемле китабы дөнья күрә. 2005–2014 елларда Әлмәт шәһәренең “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенә йөри. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре “Чишмә җыры” (1998), “Без бер тамырдан” (2002), “Яшь дулкын – Новая литературная волна” (2006), “Балаларга бүләк – Подарок детям” (2007), “Илһам чишмәләре – Родники вдохновения” (2013) исемле күмәк җыентыкларда урын алган. Людмила Аланлы – “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреаты (2014 ел).
Л. Аланлы Әлмәт шәһәрендә 2005 елдан бирле яши һәм иҗат итә. 2005–2009 елларда Район мәдәният йортында, 2009–2012 елларда “Нефтьче” мәдәният сараенда сәнгать җитәкчесе булып эшли.

"Әлеге тапшыруда мин үз иҗатым – җырларым, шигырьләремне укыдым. Тормышым, әти-әнием, туган ягым  турында сөйләп үттем", – диде ул үзе.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев