Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полян авылында “Карга боткасы” пешергәннәр

Элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы. Керәшеннәрдә аны корман боткасы дип тә атыйлар.

Элек кеше ямьле язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, кырларда җир ачылгач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип йола уздырганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә – су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган.

 


Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында да әлеге йоланы билгеләп үткәннәр.


“Ботканы урамда казанда пешердек. Баштан әзрәк җир хуҗасына, каргаларга дип куйдык ботканы, аннан балаларга бирдек һәм үзебез дә авыз иттек. Игеннәр уңсын, яңгырлар булсын дип теләкләр теләдек. Ә соңыннан уен-биюләр белән күңел ачтык”, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев