Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәкәү йортында Алексеевск районы керәшеннәре концерты узды

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк октябрь ае дәвамында Алексеевск районы керәшеннәренең тарихы, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштырды. Айлык күңелле һәм дәртле концерт белән тәмамланды

Концерт Җәкәү йорты карамагындагы “Казансу” ансамбле белән Алексеевскидан килүчеләрнең кара-каршы җыру әйтүеннән башланып китте.

Ике сәгать дәвамында тамашачылар алдында районның бердәнбер керәшен авылы Кр.Баран вокалистлары, биючеләре, ансамбльләре чыгыш ясады. Кич буе сәхнәдә алып баручылар Венера Анисимова һәм Зоя Кузнецова тамашачыларның күңелләрен күтәрде.

Популяр артистларыбызны гына түгел, ә төрле районнардан килгән үзешчәннәр иҗатын яратучылар да шактый. Шуңа, атнаның соңгы эш көнен тәмамлап, матур көзге кичтә җыр тыңларга, биюләр күрергә, дөресрәге, рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләр күп җыелды. Чыгышы белән Питрәч районының Әлбәдән авылыннан булган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче Анастасия Токранова:

“Бик теләп киләм монда узган чараларга. Алексеевск керәшеннәренең чыгышын беренче каравым түгел. Һәрвакыт үзләренә генә хас моңлы көйләрен күңелгә үткәреп җырлыйлар. Мин концертларга башка мәдәни үзәкләргә дә барам. Җырларның сүзләрен игьтибар белән тыңлыйм. Тик аңлап җиткермим, аранжировка дигәннәре нигә кирәк икән ул көйләргә?! Җырласыннар иде җырчыларыбыз гармун, баянга гына кушылып”, – диде.

Концерт программасына инде күптән таныш керәшен җырулары һәм тыңлаучылар ишетмәгән яңа композицияләр дә кертелгән. Һәрбер чыгышны залдагылар алкышлар белән каршы алды.

Әле күптән түгел, Покрауга багышлап, Халыклар дуслыгы йортындагы концертта да Алексеевск районыннан «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбле катнашты. Анда булган тамашачыларның алар турында: “Менә ичмасам, җырладылар, чын керәшенчә!”дигәнен ишеткән идем. Әйе, телебезне саклау, йола-гадәтләребезне үсеп килүче буын күңеленә салу нияте белән оешкан фольклор коллективлар күп һәм алар саны артканнан-арта бара. Аларның һәркайсы турында озаклап сөйләп булыр иде. Барлык фольклор ансамбльләрнең репертуарында да керәшен җырулары, йола күренешләре һәм биюләре бар. Кр.Бараннан килгән “Айбагар” балалар фольклор ансамбле дә шундыйлардан.

Тик шулай да, композиторларыбызның бу кичәдә яшь егет Егор Скворцов башкаруында яңгыраган эстрада җырларын да читкә этәрергә кирәкмәс. Тамашачының төрлесе бар бит: олылар, урта буын, яшьләр дә. Кемдер элгәреге җыруларга кушылып моңланып утырса, кайберәүләре эстрада җырларын урыныннан торып басып алкышлый. Егорның тавышы көчле, әллә музыкаль белем бирә торган уку йорты студентымы дигән идем, дөрес үк булмады.

“Җырларга кечкенәдән яраттым. Шәхси оешмада логист булып эшлим. Музыка белеме алу теләге юк түгел, соңгарак калмадыммы икән дип кенә борчылам, мәктәп тәмамлагач ук кирәк булгандыр”, – диде ул.

Ә менә авылның юмор театр төркеме тамашачыны рәхәтләнеп көлдереп алды. Сүз дә юк, оста уйныйлар. Үзләре: “Әле безнең тагын берничә кызыклы номерыбыз бар иде, вакытка сыешалмабыз дип, программадан төшереп калдырдык. Бүгенге күренештә татар эстрада җырлары күп кертелгән. Киләчәктә керәшен такмакларын да кушып, мәгънәле һәм төплерәк берәр мәзәк хәл уйнарга дип планлаштырабыз”, – диделәр.

“Башка районнарның айлыклары булганда, берничә авыл чараларны бүлешеп уздыра. Ә Кр. Баран авылы берәү генә. Шулай да, ай дәвамында үз авылларының яшәеше, күренекле кешеләре, җыр-биюләре белән таныштырды алар. Татарстан Халыклар ассамблеясенең Алексеевск районында уздырылган күчмә утырышында да үзләренең беркемне дә кабатламый торган, уникаль мәдәниятен күрсәттеләр”, – диде мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова.

Алексеевск районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Хамзина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алена Свистунова, Татарстан мәдәният ресурс үзәгенең фестиваль һәм конкурс программалары бүлеге мөдире Нәфисә Сагбиева да килгән иде. Алар да үз теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Татарстан Рәисе департаментының эчке сәясәт буенча милли сәясәтен тормышка ашыру бүлеге башлыгы урынбасары Евгений Ефимов та булды.

Ул:

“Мондый чараларны уздыру бик кирәк. Килгән тамашачылар бер-берсе белән үзләренең традицияләре, йолалары аша таныша. Күптән түгел, әлеге уникальлеге белән аерылып торган авылда без үзебез дә булдык. Аларның тормыш көнкүреше, мәдәнияте белән таныштык. Авылның җитәкчеләре, укытучылары, тракторчылар һәммәсе бергә тупланып матур итеп бер коллектив булып яшиләр. Бигрәк тә балаларның да үз ансамбле булу сөендерә. Димәк, алар да үз традицияләрен өйрәнә. Авылда тормыш үзенчәлекле, һәм, кагыйдә буларак, җиңел түгел, әмма кешеләр элеккечә үзләренең яхшылыгы, эчкерсезлеге һәм ачыклыгы белән аерылып торалар” – диде.

Илүзә Галиуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев