Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

25 май көнне «Керәшенчә марафон»га йомгак ясалачак

Бу көнне «Керәшенчә марафон»да катнашучылар Казанда очрашу кичәсенә җыела.

1-21 март көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә “Керәшенчә марафон” гөрләде. Аңа республикабызның төрле районыннан 39 карендәшебез кушылды. 

Марафончылар, көн саен аерым бер тема кысаларында, үзләре, нәселләре белән таныштырды, йөрәк түрләрендә булган иң кадерле истәлекләре белән уртаклаштылар. Гаилә мирасы, аш-су, балаларга керәшен тәрбиясе бирү, язучыларыбыз, артистларыбыз, дин, фольклор буенча мөһим постлар урнаштырдылар. Бу язмаларны ВКонтактеда #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны дигән хештеглар аша кереп укырга була.  

25 май көнне "Керәшенчә марафон"га йомгаклар ясала, марафончылар Казанга җыела. Аларны республика матбугаты йорты – Татмедиа бинасы буенча экскурсия көтә. Аннан соң, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә юл тотачаклар. Анда рәссам Михаил Кузнецовның күргәзмәсе белән танышканнан соң, дипломнар, бүләкләр тапшыру чарасы булачак. Очрашу кичәсенә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары – Олег Фазылҗанов, Оксана Дмитриева һәм керәшен хәрәкәте активистлары да чакырылган. 
Чараны ВКонтактеда туры эфирдан карап булачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев