Туганайлар

Татарстан

18+
Этнографическая мозаика

«Сыер коймагы һәм сыер боткасы» йоласы

Марафончы Лариса Әхмәтшина Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында узган элгәреге йола белән таныштырды.

Беренче марафонда мин безнең авылда һәм үзебезнең өйдә без бәләкәй чакта Олы көнне ничек бәйрәм итүләре турында язган идем инде. Монысында бәләкәй чактагы тагын бер йола – Сыер коймагы һәм сыер боткасы (бездә аны «буткасы» диләр иде) турында языйм әле. Башка якларда, башка авылларда аны үткәрделәрме икән — белмим, тик бездә ул менә болайрак була иде.

Сыер бозаулап атна-ун көн үткәч, сөтендәге угызы беткәч, сыер коймагы һәм сыер буткасы пешерелә. Алар икесе бер көндә була иде дип истә калган, бәлки төрле көннәрдә үк булгандыр, анысын хәтерләмим, тик якшәмбе көнендә икәне истә калган. Иртүк бәбүтә күп итеп, әллә ничә тәринкәгә өеп, пичтә әчегә коймак пешерә. Бу коймак сөткә изелә, сары май белән майлана. Бөтен өйгә тәмле коймак исе тарала. Ул көнне, ял көне булса да, озак йоклап яталмыйсың, иртүк уяталар да, туган-тумачага, күрше-күләнгә яңа пешкән коймак керттерәләр.

Тәлинкәгә өеп салынган коймак, ул ак тастымал белән төрелгән, коймак суынганчы илтеп җиткерергә кирәк. Иң беренче тәлинкәдәгесе — тутага, бабайның сеңлесенә. Анда да озак торырга ярамый, тиз кайтырга кирәк, син кайтуга бәбүтә икенче тәринкә коймакны пешереп куя- анысы, күршедәге туганнарыбыз Микәй дәдәйләргә. Өченче тәринкә уң яктагы ут күрше Чапакай бабай белән Чапакай әбигә. Дүртенче тәринкә – Чапакай бабайларның теге ягындагы Төҗи Аудыйларына. Бишенче тәринкә — безгә чапырыш торучы Анукай түтиләргә. Син коймак керткән һәр кеше синең тәринкәдәге коймакны үзенекенә бушата да, өйдә пешкән түгәрәк ипидән каерып, түгәрәкләп бер калын телем ипи кисә, аның өстенә мул гына тоз сибеп, сиңа бирә. Бу ипи — сыерга күчтәнәч, биргәндә шулай дип әйтеп бирәләр.

Илтәсе кешеләргә коймак бирелеп беткәч, син дә кайнар коймак белән чәй эчәсең. Коймак пешергән саен, бәбүтә үзенең ирен – безнең бабайны искә ала иде: «Утырып тиз генә чәй эчә дә, минем кулдан табагачны алып, коймакны үзе пешерә тора, миңа кайнар коймак суынганчы чәй эчәргә куша иде», — дип сагынып сөйли, сиздерми генә, яулык почмагы белән күзен сөртеп куя.

Тагын әле коймак керткәндә «Көндез фәлән сәгатьтә безгә сыер буткасы ашарга килегез», — дип тә әйтелә. Шул әйтелгән сәгатьтә, көндез туган — тумача, күрше -тирә сыер буткасы ашарга җыела. Ул бутка сөткә генә изелеп пешкән дөге буткасы, кемдәдер тары буткасы була, ботка тирән тәлинкәләргә күп итеп салына, уртасы чокырланып, күп итеп сыер мае салына, акмай, эреп, сап-сары булып тора, бутканы шуңа манып ашыйсы. Бутка да, коймак та озын гына өстәлнең ике-өч җиренә куелган, бутка ашагач, тәмле итеп, сөт салып чәй эчелә.

Сыер буткасына килгән кунаклар озак утырмый, аның да бер ырымы бар: сыер көтүдән туры өйгә кайтсын дисәң, озак утырырга ярамый. Менә шундый матур да, кызыклы да бу йола балачагымның кадерле истәлеге булып күңелемдә саклана. 

Бу йола хәзер бездә үтәлми бугай инде, һәрхәлдә ишеткәнем, күргәнем юк. Авылда бит сыер асраучылар да бармак белән генә санарлык хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев