Сәрдәбаш авылы чишмәләре: «Кирәмәт», «Әүлия»
Арча районының Сәрдәбаш авылындагы чишмәләр турында керәшенчә марафонда катнашучы Римма Сәмигуллина язды.
Авылның табигате гаҗәеп матур. Аның чишмәләре генә дә ни тора. Авылның йөзе чишмәләрдә диләр бит. Тау өстеннән үк ургылып төшкән бик мул сулы «Кирәмәт» чишмәсе элегрәк елларда бик мул сулы, көчле агымлы чишмә булган. Аның гөрләп аккан тавышы бик еракларга, авылдан ике чакрым ераклыкта урнашкан Новый Мир авылында да ишетелеп торган. Чишмә янында изгеләрдән саналган ике үсә торган таш бар. Сәрдәбаш авылы халкы «Кирәмәт» чишмәсенә бик борынгы заманнарда аны илаһилаштырып табынганнар. 2019 нчы елда «Кирәмәт» чишмәсе ныклап төзекләндерелә.
«Әүлия» чишмәсе дә изгеләрдән санала. Әүлия чишмәсенең тарихына күз салыйк. Җәйнең эссе көнендә халык басуда ашлык уруда икән. Көн бик эссе булганга, кешеләрнең бик эчәселәре килгән. Урман ягына борылып карасалар, ак киемнән бер озын кешене күреп алганнар. Урак уручыларның кайберләре, куркып, өйләренә кайтып киткән, ә кайберләре, кызыксынып, шул урынга ашыккан. Килеп карасалар, челтерәп чишмә агып ята ди. Чишмә көньякка каршы агып чыга. Изгеләр чишмәсе булып саналуы шушы риваятькә бәйле. Бу чишмәгә бик ерак җирләрдән килеп күпләр үзләренең гозерләрен, теләкләрен җиткереп, суыннан авыз итеп китәләр, үзләре белән дә суын алып китәләр, суын эчкәннән соң терелеп аякка басуларына чын күңелдән ышаналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев