Нагайбәкләр көе: «Кызым, кая барасың?» (ноталары белән)
Этнографическая мозаика

Нагайбәкләр көе: «Кызым, кая барасың?» (ноталары белән)

Геннадий Макарованың «Яңгыра, керәшен җыруы» китабыннан.

– Кызым, кая барасың?
– Әбейемә барамын, Зәйнәбем.

– Әбейең сиңа ни бирә?
– Бер умачлык он бирә, Зәйнәбем.

– Аны кая куярсың?
– Кул җаулыкка бәйләрмен, Зәйнәбем.

– Җаулык очы буялса?
– Агым суда җуармын, Зәйнәбем.

– Агып китсә нишләрсең?
– Кармак белән тотармын, Зәйнәбем.

– Кармак сынса нишләрсең?
– Балта белән җунармын, Зәйнәбем

– Балта сынса нишләрсең?
– Тимерчегә барырмын, Зәйнәбем.

– Тимерчең үлсә нишләрсең?
– Ауный-ауный җырлармын, Зәйнәбем.


Нет комментариев