Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Этнографическая мозаика

«Манчымалар», «Җылаклар», «Сәерләр» – Кәләй авылында тагын нинди кызыклы кушаматлар яши?

Безнең Кәләйдә эзләгән кешеңне фамилиясе белән сорасаң, белмәүләре дә ихтимал, ә менә кушамат белән теләсә кемне табып була.

Зинаида Захарованың Әлмәт районының Кәләй авылы турындагы "Кәләй авылы асыл җир икән" дигән китабыннан алынды.

Яртайлар. Авылда янгын чыгып, өйләре уттан харап булганнан соң, дүрт бертуган ир-егет 15 көн, ягъни ярты ай эчендә яңа йорт житкереп
керәләр. Бу кушамат әлеге нәселнең уңган-булганлыгын чагылдыра.
Кырмалар. Боларның Павел исемле бабалары бик усал, «кыра торган» кеше була.
Тавыклар. Бу нәселнең бер бабасы: «Безнең эшне тавык та чүпләп бетерелек түгел», - дип гел кабатларга яраткан. Кушамат шуннан йогып калган.
Сәерләр. Бервакыт Җәпим бабайның аты ала-кола колын китерә. «Бу нинди сәер ат бу, әллә нинди колын китергән?» - дип аптыраша халык. Шул чакта сәер атның хуҗаларына да сәер кушаматы тагылып китә.
Озын Илҗәнекеләр. Ильяның буе 2 метр да 10 сантиметр булган.
Җәмәркәләр. Кушамат «Емельян» сүзен үзгәртеп ясалган. Колхозның беренче рәисе Долгов Сергей Емельяновичтан башланып киткән дип фаразланыла.
Куәсләр. Бу нәсел элек квас ясау белән дан тоткан.
Пруллар. Кушамат Фрол исемен үзгәртеп ясалган. 
Җылаклар. Кайсыдыр бер бабаларьның күзе авыру булып, яше агып йөргән, шул заманнан ияреп килгән кушамат.
Әкәрәйләр. Архиерий сүзеннән. Бабайның белмәгән нәрсәсе юк икән, хәтта колхоз рәисе кайчан чәчүгә чыгасын, кайчан уракка төшәсен аннан килеп сорый торган булган.
Кызыл Бәчтәннәр - җирән чәчлеләр.
Манчымалар. Боларның бер әбиләре ботка ашаганда майны күп салмаска, ягъни күп манчымаска куша торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев