Туганайлар

Татарстан

16+
Этнографическая мозаика

Керәшеннәрнең баш киемнәре: чиккән яулык, сүрәкә, тастар

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре күптөрле һәм үзенчәлекле.

«Француз» яулык. Сүрәкә өстеннән, шулай ук, «француз» яулык та япканнар. Бу — Франциядән Россиягә кергән бик тә затлы, эре кызыллы-аклы чәчәкле, зур ефәк жаккард яулыклар. Хатын-кызлар арасында мондый яулыклар популяр булган. Гади халык аны бик теләп сатып алганлыктан, безнең ил мануфактурасы мондый төр яулыкларны очсыз тукымаларга, ситсага баса башлый. Гади тукымадан булгач, бәясе дә очсыз була, сатып алу мөмкинлеге дә туа. Шулай итеп, Франция яулыкларына охшатып тегелгән, аклы-кызыллы яулыклар бу, аның исеме дә шуннан алынган.

Сүрәкә — керәшен хатынының кияүгә чыккач кия торган баш киеме.

Ука — сүрәкә мангайчасын чигүдә кулланылган, алтын, көмеш йөгертелгән җепләр.

Нәгыш — түгәрәк яулык, ак яулыкны чигүдә кулланылган бик борынгы чигү алымын керәшеннәр шулай атый. Бу чигү керәшеннәрдә һәм удмуртларда гына бар.

Чиккән яулык. Сугыштан соңгы авыр 50нче елларда хатын-кызлар, гади генә тукымаларны матурласылары килеп, яулыкның почмагын чигә башлый. Бу бигрәк тә, Мамадыш ягы һәм Балык Бистәсе районы авылларындагы кызларда, яшь керәшен хатыннарында очрый. Ул вакытта түгәрәк яулыклар, сүрәкәләр кими башлаганнар. Ләкин әле озак кына, чәчне җыеп тора торган мәләнчекләр киелгән. Яулыкны мәләнчек өстеннән алга таба, яки чөеп бәйләгәннәр. Болар традицион керәшен яулыгы түгел, ә алар яңарыш булып кереп киткән яулыклар. Аларны тамбур ысулы белән, яки качлап чиккәннәр.

Тастар. Кияүдә булган хатын-кызлар баш киеменең иң архаик формасы тастар дип аталган. Тастар өйдә тукылган җитен тукымадан тегелгән. Аның озынлыгы 2 метрдан артык, киңлеге — 40-45 сантиметр. Очларында чигүләр белән бизәлгән сөлгене хәтерләтә. Тастар һәм чобар яулыкның очлары сакраль мәгънәле орнаментлар белән бизәлгән. Тастар һәм кашпау чуваш халкында да булган. 

Ак яулык. Сүрәкә бер вакытта да үзе генә киелмәгән, аның, өстеннән төрле яулыклар бәйләнгән. Борынгырак заманнарда сүрәкә өстеннән чалма ураган кебек, бистәргә охшаган «ак яулык» дип аталган ак тукыма ураганнар. Ул озын булган, озынлыгы — 2 метр, киңлеге — 40-45 сантиметр. Ак яулыкны күбрәк өлкән яшьтәге хатын-кызлар бәйләгән. 

Фото: Алина Кондратьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев