Яна Усы авылы атамалары, кушаматлары
Виктория Газтдинова Мөслим районының Яңа Усы авылындагы кызыклы атамалр белән таныштырды.
Җиләкле Лаклан аланы, чикләвек җыйган Фёдоровка урманы, торналар төшә торган Коры су башы, көтү көткән Усы чокыры, мунчага су ташыган Гөри коесы, шифалы сулы Бәчүк чишмәсе, опята гөмбәләре тезелеп үскән Тарлау яланы, җәйләрендә казлар белән бергә су кереп, кышларында кәшәкә суккан Колхоз буасы, чана шуып рәхәтләнгән Бәчкә тавы, кер чайкаган Лесхоз чишмәләре... Болар минем күңелем түрендә балачак-үсмер елларымның әти-әниле рәхәт чагының бер истәлеге булып саклана. Кәҗүннәй урманы, Киртәлек башы, Аймый, Захар чишмәсе, Парник чишмәсе, Биш нарат, Казыган тау, Сафа яланы, Мунчала буасы, Ат коесы Чәтертән урамы, Микулай суы, Япай чокыры... Саный китсәң бик күп. Һәр атаманың үз тарихы.
Кушаматларга килгәндә, үзе бер кызык. Дуня түтинең төпчек улы Валерий урамнан уйнап кергәч, ниләр, күргән, кемнәрне очратуы турында сорашалар икән. «Магазин алтында Шөпшә, Чебен, Күбәләк алакы эчеп утылалал иде», – дип чатнатып тезеп киткән әле теле дә юньләп ачылмаган Валеригыбыз. Шөпшәсе – Оленин Анатолий, Күбәләк – гармунчы Спиридонов Геннадий, Чебен – Васильев Валентин. (Өчесе дә мәрхүмнәр, урыннары оҗмах түрләрендә булсын)
Кушамат тагырга Лазарев Виталий дәдәй бик оста иде. Мәсәлән, Прокопьев Прокопий дәдәй бик матур, ыспай бригадир шәпле атка атланып йөри, карап кына тормалы. Кнәз Пракупый булды яңадан, Виталий дәдәй хезмәте Һәр кушаматның үз тарихы. Берсен генә язып үтәм. Тургай кушаматы тарихы турында. Шәхси хуҗалыклар заманында елгага ат эчерергә төшү булган бит инде. Тыкрык буеннан гел нечкә итеп сызгырып төшкәнгә күрә Тургай кушаматы ябышып калган бу нәселгә. Тыкрыкның исеме дә шулай атала.
Калган кушаматларны санап кына үтәм. Шушы кушаматларын үзләре дә бик яраталар, исем белән эндәшсәң, ишетмәкә дә мөмкиннәр: Озын Виктор, Озын Толя, Саран Кәтрие, Кияү Толя, Пасты Кәтрие, Куный Кларасы, Тургай Мишасы, Үкли Кәтрие, Тормоз Гөри, Күни Толясы, Шәңгәрәй Колясы, Үкли Илҗәсе, Олы Гөри, Тукбай Володькасы, Ата Пидуч, Атай Биктуры, Бәли Аннасы, Чәңчәң, Күчән Прохоры, Үрәй Колясы, Кәчтек Көҗмәсе, Сандугач, Мороз Лидиясе, Татарин хатыны, Хохол Ваня, Солдат Җәпиме, Себер Ленасы, Чокыр Петер, Сәхәй Мишасы, Чулак Гөри, Колак Бәчкә, Аксак Тихон, Палый Мишасы…
Нәсел-ыру исемнәре буенча китсәк: Смеловлар – Ләвәшләр; Епифановлар – Пипаннар; Ермолаевлар – Җармыйлар; Тимашевлар – Тимәшнекеләр; Кондратьевлар – Кондратлар.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев