Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Эштән ял иткән арада мәзәк укып, бераз көлеп алыгыз әле.

Бакчада эшләп, эт булып арыган әтисе белән әнисе кайтып керәләр. Әнисе улыннан сорый:
— Нишләп өйне туздырып бетердең?
Уллары:
— Кичә дуслар кергән иде. Бераз бәйрәм иттек.
Әтисе:
— Ә пианино кайда?
— Бер малайга уйнарга биреп тордым...
* * *

Звонок булып дәрес башлангач, класска Дима килеп керә. Укытучы өй эшен тикшерүдән туктый да, малайдан сорый:
— Дима, бу юлы нәрсә булды? Я, әйт.
— Миңа кораллы бандит ташланды?
— Шуннан? — ди укытучы малай сүзенә ышанмаганын сиздермичә, тыныч тавыш белән.
— Нәрсә булсын?! Өй эше язылган дәфтәрне тартып алды...
* * *
— Катя, җитте, биемә!
— Ни өчен? 
— Биемә дим мин сиңа!
— Аптыратма әле. Музыкасы шәп бит!
— Катя, юлга кара! Рульне тот, машинаны бәрдерәсең бит инде! — ди ачуы соң чиккә җиткән ире рульне турылап...
* * *
Математика дәресе. Укытучы укучыдан сорый:
— Петя, синең 100 сум акчаң бар, ди. Әтиеңнән тагын 100 сум сорадың. Синең күпме акчаң булды инде?
— 100 сум, Нина Николаевна.
— Начар, бик начар, Петя! Син математиканы да, гадәти кушу-алуны да белмисең!
— Ә Сез, Нина Николаевна, минем әтине тамчы да белмисез. Саран ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев