Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Илтән Бутада – Тройсын

Илтән-Бутада быел да, елдагыча, халыкчан, борынгыларча итеп, җоласына китереп, Тройсын уздырдылар. Симек көнне әбиләр, зиратта үлеләрне искә алганнан соң, урманга барып, пар каен сайлап, "каен башы бәйләделәр". Кызыл баулар белән тамгаланган каен төбенә, иман укып, игеннәрнең күкәй кебек тук, табыннарның мул булуын теләп, күкәй белән икмәк күмделәр. Тройсын көнне авылдашлар,...

Илтән-Бутада быел да, елдагыча, халыкчан, борынгыларча итеп, җоласына китереп, Тройсын уздырдылар. Симек көнне әбиләр, зиратта үлеләрне искә алганнан соң, урманга барып, пар каен сайлап, "каен башы бәйләделәр". Кызыл баулар белән тамгаланган каен төбенә, иман укып, игеннәрнең күкәй кебек тук, табыннарның мул булуын теләп, күкәй белән икмәк күмделәр. Тройсын көнне авылдашлар, гармуннар тартып, җырулар җырлап, каен бәйләгән урынга агылды. Иман китереп, каеннарны кисеп, аларны бизәгәч, бәйрәм авылга күчте. Дөресрәге, каеннар утырткан, каен кисүче, бизәүче, йөртүчеләрне төягән КамАЗ машинасы, җыр-гармуннар астында, авыл башына кайтып туктады. Каенны авылда һәркем зурлап, кадерләп каршы ала. Һәрбер йорт янында туганнар җыелган, табын корылган, хуҗалар, сый белән каенчылар алдына чыгып, баш ия. Күп йортлардан, яңгыр теләп, чиләк-чиләк су алып чыгып, каенчыларга, кунакларга сибәләр. Авылдашлар бер-берсенә, кунакларга, бәхет-шатлык, сәламәтлек, байлык теләп, каенлыкта сындырылган каен ботаклары белән суга.
Башында әләм урынына пар каен күтәргән "шествие", авыл башыннан борылып, Кичү елгасы буендагы әрәмәлеккә төште. Каеннар тирәсендә түгәрәк уен ясап, җырлап әйләнгәннән соң, халык күңел ачуга күчте. Чалт аяз күк йөзен әллә каян гына чыгып болытлар каплагач, каеннарны елгага таба бордылар: вакыт җитте, күкләр халыкны ишетте, каеннарны, рәхмәт әйтеп, елгага агызырга, су иясенә бирергә кирәк. Каен йөртүче егетләр каеннарны Кичү елгасына ташлагач, авылның ак әбисе Аудый түти, бөтен авыл халкы исеменнән Ходайга рәхмәтләрен җиткереп, илгә иминлек, бәрәкәт, байлык сорап, игеннәрнең уңуын, малларның көр-таза, исән булуын теләде. Аңа кулларына каен ботаклары тоткан илтәнлеләр кушылды. Мин дә, кулымдагы каен ботакларын Кичүгә ташлап, илгә, гаиләмә иминлек-сәламәтлек, илтәнлеләргә, Татарстан халкына, барча карендәшләргә, "Туганайлар" газетасына бәхет-шатлык, уңышлар теләдем. Каеннар суга ташлануга, күк күкрәп, шыбырдап, зарыгып көткән яңгыр ява башлады. Бирсен Ходай. Еллар имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тройсын Әлмәт районы ИлтәнБута авылы