Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Урманнардан урап кайттым

Урманнардан бүген урап кайттым "Мәтрүшкәле" дигән аланнан. Сарыларын әле бераз таптым - Зәңгәрләрдән эз дә калмаган. Юкса әле былтыр җәйдә генә Җыеп кайткан идек кочаклап. Тамырыннан йолкып, умырып түгел, Сабыгыннан өзеп, бик саклап. Мәтрүшкәләр качкан җәйләүләрдән, Мәхрүм калган урман муллыктан. Әллә Ходай үзе каһәрләгән, Әллә комсыз куллар корыткан. Җәй айлары...

Урманнардан бүген урап кайттым

"Мәтрүшкәле" дигән аланнан.

Сарыларын әле бераз таптым -

Зәңгәрләрдән эз дә калмаган.

Юкса әле былтыр җәйдә генә

Җыеп кайткан идек кочаклап.

Тамырыннан йолкып, умырып түгел,

Сабыгыннан өзеп, бик саклап.

Мәтрүшкәләр качкан җәйләүләрдән,

Мәхрүм калган урман муллыктан.

Әллә Ходай үзе каһәрләгән,

Әллә комсыз куллар корыткан.

Җәй айлары инде үтеп бара

Җәй айлары инде үтеп бара,

Утлы ялкын булып кыр тулып.

Көнбагышлар җилдә чайкалалар,

Көнбагышлар якты җыр булып.

Күз чагыла утлы яктылыктан,

Күзем йомып, иңеңә баш куям.

Бер гөнаһсыз шушы якынлыктан

Көнбагыштай көнгә ни зыян?..

Үзебез дә шушы кояш төсен

Җыйган көнбагышлар төсле без.

Гайбәтләрдән шуның белән өстен,

Шул чисталык белән көчле без!

Үткәннәр сагындыра

Бу көннәрдә кояш аз чыга да,

Сәбәбе бар: күктә күк томан.

Тик күңелдә һаман яз чуала,

Үткән язлар кайтыр күк сыман.

Үткән язлар кайтыр күк сыман да,

Кайтмауларын аңлый акылым.

Акыл аңлый, йөрәк аңлый алмый,

Көтеп йөри язлар кайтуын.

Көтеп йөри язлар кайтуын ул,

Булмастайны өмет итә бит.

Кыл урталай әнә бөкләнә ел,

Питрау атналары җитә бит.

Питрау атналары җитә диме?

Җәйләрең дә, димәк, чигенә,

Булмастайны өмет итмә инде,

Акыллы кер гомер чигеңә.

Сөеп яшим

Питрауларны быел туганайлар

Үткәрәләр тагын Җөридә.

Чакырсалар менә, барыр идем,

Карап тормас идем бер нигә.

Үз итсәләр, чакырырлар иде,

Яратмыйлар бугай җүри дә.

Ә менә мин керәшеннәремне,

Сөеп яшим инде гомергә.

Шуңадырмы минем шигырьләргә

Яшәү яме-тәме салынган.

Шул халыкның гасырлардан килгән,

Җырларында яшәр җаныннан.

Сәламәтлек

Сәламәтлек бөтенесе

Түгел дә бит кешегә -

Ул булмаса, кеше өчен

Берни тормый берсе дә.

Ил байлыгы, дип йөртәбез

Эш кешесен - Халыкны.

Шулар өчен саклау кирәк

Саулык дигән байлыкны.

Ә Саулык синонимнары

Безнең телдә җитәрлек:

Ул - Тазалык, Сәламәтлек,

Сихәтлек һәм исәнлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырьләр Клара Булатова