Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Мунча сере

Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр

Бу хәл минем туган авылым Әрнәштә, түбән оч Җәкәү дәдәйләр мунчасында була.

Без заман ике күрше кич белән мунчага китәләр. Озак кына кайтмый торгач, кулларына фонарь алып, хатыннары ирләрен эзләп, мунчага баралар. Мунча су буенда, бакча артында урнашкан була. Хатыннар мунчага килеп керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр: ирләре алачык идәнендә хәлсезләнеп, аркылы-торкылы сузылып яталар. Аларны көч-хәл белән аякларына бастырып, өйләренә алып кайтырга туры килә. Нәрсә булганын икенче көнне генә сөйләп бирәлә. Ирләр әйтүенчә, алар юынганда, мунчага авылда даны чыккан, әмма инде вафат булган, сугыш чукмары Кылый Микулай кергән булган.

Алар сөйләгәндә бик ышанып бетмәсәләр дә, авылның өлкән кешеләре мондый хәлнең булуы мөмкин дип саныйлар.

Василий Игнатьев, Түбән Кама, "Керәшен сүзе" гәҗитеннән алынды

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев