Хәбәрләр

Август аеның икенче санына анонс

«Туганайлар» газетасының 16нче (572) санына кыскача күзәтү.

1нче, 7нче битләрдә — Төрле районнарда Спас бәйрәмнәрен ничек билгеләп үтүләре турында язылды. 

2нче биттә Карендәшләребезнең хезмәтләрен бәяләп бирелгән бүләкләр һәм «Арумы, туганай» рубрикасы астында Тукай, Питрәч, Грахов, Чистай, Башкортстан районнарында булган яңалыклар хәбәр ителде. 

3нче биттәге язма тулысынча, Яңа 2026-2027 уку елы башланырга санаулы көннәр калуын искәртә. Берничә мәктәп директорларына сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Аларның җавапларын укыгыз!

4нче биттә, Ничек яшисең авыл? Хөрмәткә лаек тырыш авыл кешеләре белән таныша аласыз. Мамадыш районыннан Роза Галкинаның Ылыя авылы турындагы язмасы да басылды. 

5нче биттә — Республика клиник больницасында 40 ел шәфкать туташы булып эшләүче Клара Медведьева турындагы язма.

6нче биттә —"Кряшен чибяре" конкурсында катнашкан кызлар иҗтимагый эштә һәм шәхси тормышта уңышка ирешә. Әлеге биттә кызларыбызның конкурстан соңгы хис-кичерешләре белән танышырсыз.

8нчы биттә 30 август — республика көне уңаеннан, төрле яшьтәге карендәшләребезнең без биргән сорауларга җавап итеп, туган илебезне, Татарстаныбызны ничек яратулары хакында сөйләгәннәрен укый аласыз.

9нчы биттә —Зәй ягындагы Кабан Бастырыкта изге чиркәү урынын саклап, халык ярдәме белән Ходай йорты төзелүе турындагы язма һәм ветеран укытучы Мария Васильева истәлекләре урын алды.

10нчы биттәге «Белемнек» сәхифәсендә 21-25 август көннәрендә Татарстанның православ халкына Казанда Изге Спиридон Тримифунтскийның тән калдыкларына башырыру бәхете тиде. Шуның турында яздык.

11нче биттә — Язучыларыбыз Григорий Родионовның «Туган йортта» хикәясен һәм Луиза Янсуар шигырьләрен укый аласыз.

12нче биттәге "«Түгәрәк уен», «Крутушка» фестивале турындагы язмалар һәм рецептлар да сезнең өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев