Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җәйге яллардан соң яңа көчләр һәм идеяләр туплап, көзге сезонны ачарга әзер.
«8 сентябрьдә, җыр-моң сөюче карендәшләребезне мәдәни үзәгебездә көтәбез. Бу кичтә „Казансу“ һәм „Тумар“ ансамбльләре үзләренең иҗат кичәсен тәкъдим итәчәк.
Концертны юкка гына „Сандугач сайрар җир“ дип атамадык: бу кичтә мәдәни үзәгебез чын мәгънәсендә җыр-моңга күмеләчәк. Чара Россиядә яшәүче халыкларның туган телләре көненә багышлана, шуңа, сәхнәдә төрле халыкларның моңлы җырлары яңгыраячак. Көзне бергәләп, җырлап-биеп, күңелле итеп каршылыйк», — ди мәдәни үзәк хезмәткәрләре.
Бу концерт кына түгел, ә дуслык һәм бердәмлек бәйрәме. Төрле милләт вәкилләре яшәгән илебездә һәркемнең үз моңы, үз җәүһәре бар. «Казансу» һәм «Тумар» ансамбльләре үзләренең чыгышлары аша нәкъ менә шул рухи байлыкны, мәдәниятләрнең үзара баешуын күрсәтергә телиләр.
Концерт 8 сентябрьдә, 18:00 сәгатьтә башлана.
Казан, М. Худяков урамы, 11.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев