Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен җыруы: “Яхшы атларның балалары”

“Керәшен зиннәтләре” китабыннан

Җырла дип әйткәнне лә,

Мин көтмәдем,

Булды йөрәккәем

Булды йөрәккәем лә, ай, сабырсыз.

И үтәдер гомерләр, ай, үтәдер,

Үтмәскәйләр гомерләр, ай, бир, Ходай,

Үтмәскәйләр гомерләр, шулай булыр,

Китмәс, бетмәс дәүләт.

Китмәс, бетмәс дәүләтләр бир, Ходай.

 

Безнең әткәйләрнең, ай, капкасы

Бар да гына нарат.

Бар да гына наратның, ай, тактасы.

Безнең әткәйнең лә, ай, капкасы,

Челтәрләр иде

Челтәрләр иде лә, ай, дан өчен.

Бу ашаганыбыз ла, эчкәнебез,

Бар да әти-әни,

Бар да әти-әни, ай, аркасы.

 

Олылар бәхиллеге лә бар чагында,

Ич бер кайгырмыйбыз,

Ич бер кайгырбыйбыз ла, ай, мал өчен,

Алтыннар да пәке лә көмеш саплы,

Кадерсез урынга,

Кадерсез урыннарга, ай, куймыйк.

Үзебез исән-саулар, ай, чагында

Әти-әни исемен,

Әти-әни исемен, ай, җуймыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев