Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Керәшен театры тарихыннан: 1928 елда куелган "Өйрәттек" пьесасы

Бу материал хәзерге заман укучыларыбызны 100 ел элек керәшенчә уйналган пьеса үрнәге белән таныштыру йөзеннән бирелә

"Киҥяш" газетасында 1928 елның 29 феврале санында чыккан  “Öйряттек” исемле әлеге пьеса текстын хәзерге басма өчен галим, фольклорчы Геннадий Макаров әзерләде.  Пьеса - чиркәү-керәшен телендә язылган.

Öйряттек


(8-нче март кӧнӧндя куйар ӧчӧн бер пярдялек пьеса)
Ауылнын бер крестьян жортона ошаган сахня. Сахнядя бер ӧстял; бер-ике эскямия; бер-ике урындык; бер-ике сӧлгӧ; жорт ӓйберляре; чуйын чюлмяк; кеӱӓшня; ухуат ӓм шундый нястяляр бар.

Катнашыучылар:
Питер – 22 жяштя, жаҥа ӧйлянгян;
Начта – анын катыны, 20 жяштя;
Маржый – урта жяштяге бер катын;
Жегетляр, кызлар ӓм гармунчы

Пярдя ачканда Питер белян Начта кюреня. Питер щетка белян кием чистарта, Начта кӧзгӧдян караб, жаулык тӧзятеб тора.
Начта – Питер, миҥа башмак алыб бир ӓле!
Питер – Айагыҥа килешмяс, камсамулка тӧгӧлсеҥдер бит.
Начта – Тиздян жазыламын…
Питер – Меня, бик кызыксаҥ, мин жазармын тагын, жилкя тамырыҥа, аннары жазыласыҥ килмяс.
Начта – Алдый торгансыҥ! Казер алай жилкя тамырына жаза торган заманалар ӱтте инде.
Питер – Жук, ӱтмягян ӓле…
Начта – Ӓ меня мин ӓйтям – ӱтте инде, дим.
Питер – Коммунистлар исе керя башлаган инде сиҥа, бу арада женотделга кюб жӧрӧй башладыҥ шул.
Начта – Жӧрӧймен шул ӓм жӧрӧрмен дя…
Питер (усалланыб) – Жӧртӧрмен ӓле мин сине, (жозорок кюрсятеб) меня жаҥак тӧбӧҥя берярне салыб бирсям икенче тӧрлӧ жӧрӧй башларсыҥ.
Начта – Кулыҥны жыу ӓле. Ӓней мине сиҥа кыйнар ӧчӧн тыудырыб ӱстермягян.
Питер – Эй, кире нястя. Син аҥа уҥайга ӓйтясеҥ, ӓ ул сиҥа арткылыга сӧря (барыб жакасыннан тота. Начта кычкыра башлый, шул арадук Маржый килеб керя).
Маржый – Нейгя былай тауыш чыгарыб жатасыҥ?
Питер (катынын жибяреб) – Ӓ синеҥ ней эшеҥ бар? Жяйяӱле комиссар…
Маржый – Меня шул эш; Бик кулыҥ кычытса каталашкага керерсеҥ, житмяся таш кабчыкка да кереб чыгарсыҥ, сугышыб жатсаҥ.
Питер – Сугышса ней, кеше катыны тӧгӧл ля, ӱз катыным.
Маржый – Эйе, ӱз катыныҥдыр шул, табкансыҥ икян… Тукта ӓле, без сине ӧйрятербез. (Начтага караб) Ӓйдя кейен, женотделга барабыз, (Начта кейеня. Питер аптыраб караб тора).
Питер – Ӓлля уйнарга да жарамыймы, кюзегезне бик тиз акыйтасыз.
Маржый – Бездя казер жозорок белян уйнамыйлар. Меня катыныҥны айырыб алыйык ӓле, ӱзеҥ геня тороб, барында ӱзеҥ геня эшляб кара.
Питер – Мин ничек булсада эшлярмен, ӓ меня ул миннян башка эшляб карасын. Пажалуй ӱзе геня калса гайкасы тиз жомошар.
Начта – Курыкма, бер нястядя булмас. Мин синнян бердя калышмамын.
Питер – Давай, караб карыйык.
Начта – Ӓйдя, мин риза.
Маржый – Чыннабта шулай итеб карагыз ӓле. Начта, без аны бераз ӧйрятейек. Ӓгярдя бер атна буйынча катын-кыз эшен эшляб бара алса, без аҥар кичерербез, ӓммя кирелянергя ирек бирмябез.
Питер (жай табылгач сӧйӧнӧб кулларын угалаб тора) – Катын-кыз эшен кюз жомоб та эшлеймен. Ӓ меня син, ирляр эшен эшляб кара: малларны кара, астларын чистарт, утын кис, сыу ташы.
Начта – Мине, туган, бердя куркыта алмассыҥ, мин барысында эшлярмен. Ӓ меня син, мин эшляб бетергенче, пичкя жак, тӧчӧ кюмяч пешер, шурпа пешер, идянне себереп куй.
Питер – Алар миҥа тӧкӧрӧк кеня: шурпа да пешерермен, кюмяч тя кайнатырмын, пичкя дя жагырмын. (катыннар кӧлӧшяляр)
Начта – Меня мынысы шяб, ӓле мин бу жяшемя житеб – кайнаткан кюмяч ашаганым жугыйы.
Питер (ӱз жаҥгышын сизмейче) – шулайдыр шул.
Начта – Жарый, мин эшляргя чыгам инде. Ӓ син, Маржый, аны караб эшлят, кыйыу тот, жугыйса ул бик жалганчы (Начта чыга).
Маржый (Урындыкка кючеб утырыб) – Ӓйдя, эшлей башла тизеряк (Питер сулыш алыб, башын кашыб куя).
Питер – Жабышырга булыр булуын. Меня нястядян башласы икян?
Маржый – меня шулай шул… Бяйля алжабкыч – меня нястядян башлаб жибярергя киряк.
Питер (кюзен акыйтыб) – нястягя миҥа алжабкыч?.. Мин аннан башка да жакшы эшлярмен.
Маржый (аяк тибеб) – Бяйля диляр сиҥа… Аныҥ нейгя икянен синнян башка да белябез.
Питер (алжабкыч алыб бяйлей) – Жя, бяйлядем. Инде ней эшляргя?
Маржый – инде жаулык бяйля…
Питер (кюзен акыйтыб) – Жаулык!!! Что син, дураклана башладыҥмы ӓлля?
Маржый (аяк тибеб) – Ӓйткяч бяйля, жугыйса чячеҥне кеӱӓшнягя тӧшӧрӧрсеҥ.
Питер ( аптыраб тора да, бяйлей) – Жарый, бяйлядем, инде ней эшляргя?
Маржый (аягы белян кюрсятеб) – Идянне себер!
Питер – Себереӱе бер нястя тӧгӧл, только себеркесен каян табарга инде? (Себерке эзлей).
Маржый – Айакларыҥны кызыуырак жӧрт, жугыйса Начта кергенче эшляб бетеря алмассыҥ.
Питер (Аралыкка кереб, ӓйберляр шалтратыб жӧрӧй, тӧкӧрӧня) – себеркене ӓлля эт баласы алыб чыкканмы?
Маржый – Ней белян булсада жарар, себер инде тизеряк.
Питер – Ӓ, меня мында пинжяк бар, шунын белян себереб ташлыймын (себерке табмый).
Маржый (кӧля) – Эй, тиле, пинжяк белян идян себеряляр меней, ана, нейдей тузан кютярдеҥ, ташла, бар инде кюмячеҥне пешер.
Питер (Сӧйӧнӧб ташлый) – Кюбтян шуны ӓйткян булсаҥ суҥ. Кюмячне мин сиҥа биш минут эчендя атнага житярлек итеб пешерермен. Ӓммя нейдян башлаб жибярергя суҥ?
Маржый – Ал камыр, сал ӧстялгя, уклау алыб кил дя, жяйя башларсыҥ.
Питер (барыб кеӱӓшняне ача). Уклау – ул жук кына нястя бит, ну, аны каян табарга инде тагын (башын кашыб тора).
Маржый – Пич башыннан караб кара ӓле, шунда жукмы?
Питер – Чыннабта, шундадыр ӓле, башка тӧштя булмас… (меня дя, кеӱӓшнягя иске чабата тӧшӧря).
Питер (сикереб тӧшя) – Эх, нагалят суккан икян... (чабатаны камырдан алыб, сякегя куйа да, кулын алжабкычына сӧртя башлый).
Маржый – Ник кулыҥны алжабкычыҥа сӧртясеҥ?
Питер – Ничауа, катын жыуар ӓле…
Маржый – Жук, туган, казер син инде катын, ӱзеҥ жыуарсыҥ шул. Без сиҥа барын да эшлятябез.
Питер – Жук инде, жыуыу дигяне миннян булмас, анысын инде ничектя Начтага кушарбыз. (Маржый кӧля, Питер камыр алыб, ӧстялгя куйа).
Маржый – Ӓ ыклауыҥ кайа суҥ синеҥ?
Питер – Чорт белсенме суҥ инде аны… Кюселяр ойаларына алыб качканнар акырысы. Жарый, мин ыклау булмаса жоморорак агач белян булсада жяйя аламна (пич жаныннан бер агач алыб килеб, боронон тарта-тарта жяйя башлый).
Маржый – Меня пешереӱче! Ну, башыҥ эшлей икян. Нейдей шомнок суҥ бу! Утын агачы белян камыр жяйгянне кайда кюргянеҥ бар синеҥ. Кит, ташла шул пычырак эшеҥне. Жак пичеҥя. Башта чуйынны бер кырыйга алыб куй (Питер сӧйӧнӧб агачын ӧстялгя ташлаб, ухуат алыб, чуйынна алганда аны аудара. Маржый куркыб китя).
Питер (зарланыб) – Эх, нагалят суккан нястя.
Маржый – Эх, тилемшя дуҥгыз син. Кем суҥ инде сыуык чуйынны ухуат белян ала? Ӓлля кулыҥ гарибляндеме?
Начта (Утын кютяреб килеб керя) – Жя, мин барын да эшляб бетердем, малларны да карадым утын да жардым, сыу да мендердем, ӓ син пешереб бетердеҥме?
Питер – Пешердем…Ник пешермяскя? Кюрмейсеҥ меней пешергян нястяляр белян бӧтӧн ӧй тулган. (Катыннар кӧлӧшяляр. Питер кюзен чылт-чылт жомоб тора).
Начта – Жарый ӓле, бу беренче кӧн бит, икенче кӧннярдя ӧйрянерсеҥ ӓле.
Питер – Кирякмяс инде, (башын селкеб читкя китя) житяр. Ӓлля мине ӱтерясеҥ киляме?
Начта (Маржыйга) – Ӓйдя, айса, женотделга барабыз…
Питер (уйнаб, Начтага) – Жя, ташла инде, жук эш белян жӧрмя… Ӓйдя килешябез.
Начта – Ӓ мыннан ары даулашмассыҥмы, кул белян уйнамассыҥмы?
Питер (сыйпаланыб) – Какуй даулашыу… сиҥа сюз ӓйтеӱче булса аҥар ӱзем ачыуланырмын.
Начта – Башмак алыб бирерсеҥме?
Питер – Беренчесен! Сядяб белян тӧймялей торганын, жемгелтяб тора торганын.
Маржый – Меня мынысы шяб булды, жарар, меня мыны ӧйряттек. Жарый инде, килешеӱ оҥайы белян бер ӱбешеб алыгыз.
Питер белян Начта – Жарый инде анысы кирякмяс. Былайда бик жакшы (берсе кулын берсе тотоб торалар).
Маржый – Жук, ӱбешегез…
Икяӱляб – Алай булса жарар инде, анын бяби акча тюлясе тӧгӧл (Ӱбешяляр. Ул арада жяшляр, кызлар керяляр).
Жяшляр – Карагыз ӓле, катыннар ӱбешяляр…
Питер – Жук ӓле, барда катыннар тӧгӧл, ирляр дя бар.
Жяшляр – Эх, шайтан икян, Питер бит берсе. Нястя сез, Питер, дуракландыгызмы ӓлля? Катыннар булыб кейенеб, кӧндӧз катыннар булыб ӱбешеб жатасыз?
Питер – Ӓ без бит туй уздырабыз
Жяшляр – Кара, чыннаб та жюлярлянгян акырысы, былтыр ӧйлянгянейе, ӓ быйыл туй жасаб жата.
Питер – Былтыр ӧйляндем, ӓ быйыл правабызны тигезляшябез. Катын ӓле – итптяш булды. Элек кол булса – казер тигез права алды.
Жяшляр – Меня мынысы жарый, меня бу без дигянчя булган… Маладчина!
Бер жегет – Жя, гармунчы, тарт гармунны, быларга бер жырлаб, бейеб бирейек ӓле (гармунчы бейеӱ кӧйӧ уйный, кызлар-жяшляр такмак ӓйтеб бейейляр. Питер белян Начта да бейей). Пярдя тӧшя.

Урысчадан кряшенчягя ючереӱче Кибяков (Мамадыш кантоны Öч Нарат ауылы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X