Әлеге җырлы-биюле уенны Чиләбе өлкәсендәге Нагайбәк районының Кассель авылыннан Филипп Утяшев язып җибәргән.
Оста бию нилектән
Оста бию нилектән? –
Ката үкчәсе биектән;
Уйнау-көлү нилектән? –
Җыен дуслар берлектән.
Ары баскан аягыңны
Бире бассаң ни була;
Шушы такмакларга биеп
Күңел ачсаң ни була?
Алдым кулга думбра,
Киттем урам буена;
Думбрасы кирәк түгел,
Кызлар керә уема.
Думбраны ташладым,
Кызлар коча башладым.
Думбра сынды чал итеп,
Чыгып киттем “ялт” итеп.
“Йола һәм уен җырлары” китабыннан алынды (1956 ел).
Нет комментариев