Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Казак озату

1966 елда Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы Париж авылында  Гликерия Араповадан язып алынган җыру тәкъдим итәбез

Казак китә, озатыек

Ком аякка җиткәнче;

Кояш баеп, эңгер кабар,

Без аерылып киткәнче.

 

Казак булып китеп барам,

Кара каеш билләрдә;

Я кайтырбыз, я кайтмабыз

Туып-үскән илләргә.

 

Казак итеп алсалар да,

Будырмам билләремне;

Кара чәчем агарса да

Онытмам илләремне.

 

Гөмбәй буе биек яр,

Ябышып менәр талы юк;

Казак мескен ни хәл итсен,

Биреп калыр малы юк.

 

1966 елда Чиләбе өлкәсе Нагайбәк районы Париж авылында

 Гликерия Араповадан язып алынган.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев