Иске Тәрбит авылының Кунаклар җыруы
Җан җал иткәндә

Иске Тәрбит авылының Кунаклар җыруы

Лидия Әхмәтованың туган авылы Иске Тәрбит (Кайбыч районы) керәшеннәренең бу җыруын “Сәлам” фольклор ансамбле башкара.

Ансамбльнең җитәкчесе Лидия Алексеевна:“Кунаклар җыелганда гел яңгырый торган җыру иде. Әле дә хәтердә ул минем”, – ди.

 

Алмагачлары барында,

Таянмабыз талларга.

Иш туганнар бар чагында,

Җалынымабыз җатларга.

Куш Ай-яай, ай-яай, җалынымабыз җатларга.

          Ай-яай, ай-яай, җалынымабыз җатларга.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Уникегә тулганчый,

Уникегә тулганчый,

Дуслар күңеле булганчы.

Куш Ай-яай, ай-яай, дуслар күңеле булганчы.

          Ай-яай, ай-яай, дуслар күңеле булганчы.

 

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Барыбыз бергә чакта.

Озакламый таралырбыз,

Төрлебез төрле җакка.

Куш Ай-яай, ай-яай, төрлебез төрле җакка.

          Ай-яай, ай-яай, төрлебез төрле җакка.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев