Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәү рәвеше

Үлгәннәрнең каберен беләләр

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", дип язган шагыйрь. Республикада зиратларны тәртипкә китерү буенча зур эш башкарыла. Узган елда "Республикада шәһәр һәм авыл җирлекләрендә иң яхшы җәмәгатьчелек тәкъдиме" дигән номинацияле конкурс булып узды. Аны Республика муниципаль төбәкләр Советы үткәргән. Шунда Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче...

Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Олег Волков сөйләгәннәрдән күренгәнчә, бу эшкә сәрдәлеләрнең барчасы диярлек үз өлешен керткән. Барлык эш тә халыктан җыелган 336 мең 710 сум акчага башкарылган. Бигрәк тә, Николай Мухин, Иван Анисимов, Валерий Топьянов, Сергей Николаев, Хәлим Миннебаев, Валерий Харитоновлар зур суммада акча керткәннәр. Җыелган акчага 63 мең сумлык баганалар, 1120 метр торба, 600 квадрат метр профнастил сатып алынган.
Зиратны койма белән тоту эшен дә авылдашлар көче белән үткәргәннәр. Бу эштә Алексей Дементьев, Алексей Канашев, Николай Ермолаев, Илья Фадеев, Николай Волков, Иван Долгов, Василий Горшунов һәм башкалар активлык күрсәткәннәр.
Зират янына чүп-чар өчен зур контейнер куелган. Җыелган чүпне шуңа салып яндыралар икән. Болай эшләгәндә, янгын чыгу куркынычы булмый. Шундый контейнер урнаш-тырулары белән авыл җирлеге конкурста җиңү-че булган да инде.
Шулай ук исәннәрнең дә кадерен беләләр монда. Авылда 3 сугыш ветераны, 8 сугыш толы, 25 тыл ветераны бар. Аларның барысына да диярлек фатир бирелгән. 9 май Җиңү бәйрәмендә ветераннарга күчтәнәчләр өләшенгән, чәй өстәле оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы зират