Туганайлар

Җәй истәлекләре

2013 елның җәе үтеп бара. Көннәр әле җылы торса да, табигать инде көзгә кергән. Үләм, дип эзләсәң дә, Питрауга хәтле үсә торган чәчәкләрне инде очратмыйсың. Көзгеләре генә моңсуланып утыра. Аларның да көннәре санаулы. Быелгы җәйнең кайсы көне истә калды? Нинди шатлыклы минутлар бирде дә, нинди көенечләр китерде? Газета укучыларыбыз арасында...

Сочига барып булмый

Ульяна Мишурина, Казан Федераль университетының Алабуга институты студенты:

- Мин быел Казанда узган Универсиадада волонтер буларак катнаштым. Моннан ике ел элек дус кызым Миләүшә Мирсәетова белән волонтерга кандидат булу өчен анкета тутырган идек. Фамилияләр расланып, чакыру килүне шактый озак көттек. Мин үзем тарих һәм юриспруденция факультетында укыйм. Шуңа параллель рәвештә, тагын чит телләр факультетында икенче белгечлек буенча да белем алам. Волонтерлык эшем - юриспруденция өлкәсе белән бәйле булды. Чит телләр өйрәнүем дә бик ярап куйды. Волонтерларның күбесе тел белмәү белән җәфаланды. Универсиада көннәрендә алган тәэсирләр турында сөйләп аңлатып бетерерлек түгел. Мин үзем бәләкәйдән үк спорт яратам. Безнең Мамадыш ягында, гомумән, спортны яратмаган кеше юктыр ул. Юристлык консультациясеннән бушаган арада, ярышларны карарга йөрдем. Үзебезнекеләр җиңгәндә, күзгә яшьләр тыгыла иде. Патриот булу шундый икән ул. Безнең спортсменнар, чыннан да, күпкә өстен булуларын күрсәттеләр. Спортчылар арасында үзебезнең карендәшләребезне дә очратмаммы дип, сораштырып йөргән идем, кызганыч, андыйлар табылмады. Хәер, исем-фамилияләре русча булгач, бәлки, гомуми исемлектә "эрегәннәрдер". Шулай да, күңелдә керәшен авылларында балаларны спортка тарту эше җитәрлек оештырылмаган, дигән борчулы уй калды.
Универсиада көннәре артта калса да, бүген дә әле Казанда яшим, чит ил студентлары белән аралашам кебек. Кызганыч, Сочида үтәсе җәйге Олимпия уеннарына волонтерлыкка анкета тутырмадым. Ә үзем күңелем белән әллә кайчан анда инде. Гади караучы сыйфатында гына булса да барырга иде, дип хыялланам.

Һөнәремне дөрес сайлаганмын

Леонид Максимов, Казан Технология университетының "Автоматика электронного соединения" факультеты студенты:

- Быелгы җәй шунысы белән истә калды: без, V курс студентлары, Волгоград шәһәре янында хәрби сборда булдык. 5 ел буе теория өйрәнгәннән соң, ниһаять, үз күзләребез белән хәрби самолетларны күрдек, алай гына да түгел, шуларга утырып, маневрларда катнаштык. Моңарчы, ничектер, хәрби көчләребез турында уйлану, алар белән горурлану әллә ни көчле түгел иде. Хәрби сборны үтеп, офицер булып кайтканнан соң, күңелдәге патриотлык хисе бермә-бер үсте. Хәрби һава көчләре бәйрәмен хәрби хезмәттә үткәрдек. Һөнәремне дөрес сайлаганлыгыма тагын бер кат инандым.

Улым кайту шатлыгы

Елизавета Малова, Түбән Кама шәһәре, шагыйрә:

- Узган ел улымны армия хезмәтенә озаткан идем. Ир бала хәрби хезмәттә булып кайтырга тиеш, дип, үз-үземне әллә кайчаннан әзерләсәм дә, аерылышу минутлары бик авыр булды. Бусагадан атлап чыгуга ук, аның кайту вакытын чутлый башладым. Бер ел буена балаңның кайтуын көтү - ул бик читен хәл икән. Хәзер инде мин улларын армиягә озаткан аналарның хәлләрен бик яхшы аңлыйм.
17 июнь көнне улымның юлга чыгачагын белә идем. Үземнең эш көне туры килде. Исәпләвем буенча, кич кенә кайтып җитәргә тиеш. Эшем эш булмады - энә өстендә утырган күк тойдым үземне. Бер ел түзгәнне нигә сабырсызланасың, дип, йөрәгемне тынычландырырга тырышам. Шулай сәгатьләрне, минутларны саный-саный, сменамны эшләп бетердем. Тукталышка җитеп, автобустан төшим дисәм, - кулына зур чәчәк букеты тоткан солдат тора. Күз алдымда ниләрдер биешкән кебек булды. Улым кулларымнан тотып алмаса, белмим, егылмыйча басып калырлык хәлем булыр иде микән?
Җырларда, кайгыларга түзеп була, шатлыкка түзеп кара, дип җырлыйлар бит. Шулай икән. Ул көчле куллары белән беләгемнән тотып алгач, шунда ук хәл керде. Бергәләп атлыйбыз. Улымны таныйм да, танымыйм да кебек. Сөйләшүе дә, еламюы да нәкъ элеккечә. Шулай да нәрсәседер үзгәргән: олыгайган, мөстәкыйльләнгән, чын ир-ат булган. Күзләремә тулган яшьләрне күргәч: "Ник елыйсың, әни? Менә исән-сау кайттым бит. Шатланмыйсыңмыни?" - ди улым.
Кайтуына ике ай үтсә дә, ничектер, күреп туя алганым юк әле үзен. Я мин, я ул эштә, дигәндәй. Кара-каршы утырып сөйләшергә җитешә алмыйбыз. Исән-сау әйләнеп кайтса, алларыма утыртып сөярмен кебек булган идем, югыйсә.
Быелгы җәемнең иң шатлыклы көне менә шул - 17 июнь көне булды. Иң шатлыклы, иң бәхетле минутларым барысы да улым белән бәйләнгән.
Җәйнең кәефне төшерә торган вакыйгаларына килгәндә исә, көннәрнең коры, яңгырсыз торуы гына күңелгә борчу салды. Шулай да һава торышы 2010 елдагы кебек үк булмады, урыны-урыны белән яңгырлар яугалады. Гомумән, мин кайгырып утыра торган кеше түгел. Һәр туган таңга, Ходай биргән якты көнгә сөенеп яшим. Җәй үтсә, көзе килә, аннары кышы, аннары инде язга да күп калмый. Һәр фасылы үзенчә матур.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: