21-25 август көннәрендә Татарстанның православ халкына Казанда Изге Спиридон Тримифунтскийның тән калдыкларына башыру бәхете тиде.
21 август көнне Казанга Изге Спиридон Тримифунтскийның тән калдыгы салынган тартма китерелде. 25 августка кадәр ул Казан Богородицкий ирләр монастыренең Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборында тора. Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән прихожаннар зур чират торып, изге тән калдыкларына башыра.
23 август көнне Казан Алла Анасы иконасы музей-храмында Җырчы Җәкәү йортының «Тумар» яшьләр вокаль-инструменталь ансамбле, галим Геннадий Макаров белән берлектә, изге тартмачыкны озатып Грециядән килгән священниклар һәм кунаклар хөрмәтенә оештырылган тантанада чыгыш ясады.
Спиридон Тримифунтскийның тән калдыклары белән тартманы Россиягә 17 августта Грециянең Корфу утравыннан китергәннәр. 20 сентябрьгә кадәр әлеге ару тармачыкны илнең 13 төбәге буенча үткәрәчәкләр.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев