Луиза Янсуарның “Минем чәчем җиде толым” романыннан өзек
Керәшеннәргә багышланган романның дәвамы.
Бәлеш
Аларның барысын берьюлы күрүемнән эчем тулы оп-олы бәхет һәм рәхәтлек кичерәм. Бу бәхет белән рәхәтлек ничек сыя икән анда, дип уйлап утырам. Аларга да моны әйтәсем килә, әмма сүзләр таба алмыйм. Аннан бәлеш исе тагын да көчәя төшә, аңа Анный җырак түтинең балан бөккәне исе килеп кушыла. Минем эчем барысына да ишетелерлек итеп каты гына “кикрикүк итеп” куя. Дәррәү көлеп җибәрәләр. Ахрысы, эчем бушап калган да, шуңа анда бәхет тулырга урын иркенәйгән, дип фаразлыйм мин.
– Кызымны ашарга алып чыгарга кирәк, бетмәс сезнең – дип, тәти итеп үрелгән чәчләремнән сыйпый-сыйпый күтәреп ала Янсуар бабай.
Барыбыз бергә җыелышып, арттагы өйгә, өстәл янына чыгабыз. Миңа бәлешнең иң шулпалы, иң тәмле өлешен салалар да, башта бал кашыгыннан каптыралар. Мин моңа бик нык карышам. Кулыма үзем олы кашык тотып каерып ашар өчен көрәшәм.
– Болай булгач, була... – дип мөгрәп куя Кибәч бабай, елмаеп. Аннан әле урам суыгын һәм ат исен саклаган көрәк кадәр кулы белән аркамнан сыйпый.
Миңа яраткан алтынсу-кызыл каймалы агач кашыгымны тоттыралар.
Теге бәхет, ашагач, минем эчемә сыймый башлый, ташып, саркылып чыга да өйне тутырып очып йөрергә тотына. Шул чакта минем исемә кызыл фигуралар килеп төшә. Аркама салкын йөгерә.
– Теге кызыл китапны табарга кирәк...
Янсуар әбием сагаеп кала. Кашыгын куеп, торып ук баса:
– Авырганда да саташып бетте шул китап дип, хәерле булсын,– ди дә, китапны алырга дип, алдагы өйгә кереп китә.
– Без сиңа яңа матур китаплар алып килдек, – ди әтием, һәм аларны алдыма китереп өя. Анда – “Яшел докторлар” дигән буягыч-китап, шуны буяр өчен 32 төсле карандашлар коробкасы. “Мальчиш-Кибальчиш”, “Чук и Гек”, татарча Андерсен, Фәнис Яруллин әкиятләре. Һәм тагын... зур сарайлары калкып китеп ачыла торганы, бигрәк тә матуры – “Сказки. Братья Гримм” дигәне. Анысы – иң шомлысы да, иң кызыктыргычы да.
Әмма мин әби алып чыгарга кереп киткән “Русские народные сказки” китабын көтәм. Аны сак кына теге кызыл сарафанлы биюче кызлар төшерелгән битендә ачам. Ни күзем белән күрим, кызларның барысы да – үз урынында. Йөзләре дә бар.
Җиңел сулап куям. Өйне тутырып очып йөргән теге бәхет, кайтып төшә дә, кабат күзәнәкләремә кадәр сеңеп бетә.
– Ярый әле, мин сездә туганмын, – дим мин, барысына да карап.
Өстәл артындагылар кинәт, кашыкларын каба торган җирдән капмый, бер мизгелгә сүзсез кала. Миңа текәлә. Беләм, аннары алар бу сүзләрне үзара кат-кат искә алып сөйләшәчәк, мәгънә эзләячәк. Әмма миңа барыбер! Мин, ниһаять, теге сүзләрне дә хәрефләрдән җыеп, әйтер хәлгә киләм:
– Мин шундый бәхетле.
Бөтенесе арасыннан, иң беренче булып, Кибәч әби телгә килә дә, аркамнан сөеп куя:
– Бәлешең суына, балам... Җаңа туган Бәләкәч Иисусны олылап, җәле, кабып ашап җибәр, әйдә!
Һәм мин, барысы белән бергә, бер өстәл артында утырып, үз агач кашыгым белән каерып алып, Янсуар әбиемнең җир йөзендәге иң тәмле бәлешен ашыйм.
Урсай
Кибәч әбием белән бабам башта Кызлауда* яшәгән. Бер кичтә, гадәттәгечә, зур гына бәхәс кубып, бабайның энесе аларга төп йорттан чыгып китәргә кушкач, әби белән бабай озак уйлап тормаган. Дүрт яшь ярымлык яшь бабайны, өч яшьлек әтине тиз генә торгызып киендергәннәр дә, булган кадәр әйберләрен чемоданга җыеп, аны аркылыга бау белән бәйләп, Югары очтагы туганнарга төн уртасында чыгып та киткәннәр. Аларда ике кич кунган арада Кибәч бабай Кызлауда йорт килешкән һәм алар шунда күченеп утырган.
Кибәч бабай ул вакытта межага җирләр бүлә торган булган, бригадир булып эшләгән, әби – төрле колхоз эшендә. Кызлаудагы йортны “кечкенә генә квадрат бер бүлмә иде инде ул” дип искә ала яшь бабай, әти әллә ни хәтерләми. Анда аш өстәле, берничә урындык, йоклар өчен сәке булган. Бабай пич җиткереп кергән.
Тора-бара, яңа өйдә, минем булачак урсаем Зоя тугач, урындык-сәкегә бишек тә өстәлгән. Бабайның уңган кулы белән йорт иркенәйгән, каралты-кура, бакча барлыкка килгән. Кибәчтә дә, зурдан кубып, өй торгызырга керешкән бабай.
Гомер буе кешеләргә бура бурады ул. Җәйләрен безнең утар эчендә кайчакта берьюлы җидешәр-сигезәр бура кукыраеп утыра иде. Кайсыларын килеп, төяп алып китәләр, ул арада, бер төн эчендә диюләр төзеп куйган әкияттәге бакыр, көмеш, алтын сарайдай, яңалары калкып чыга.
Кибәч белән Кызлау арасы – 3 километр гына, бабай белән әби колхоз эшендә булганда, яшь бабай белән әтинең гомере шул ике арада теркелдәп йөреп узган. Яшь бабай, әтидән яшь ярымга олырак булгач, күбрәк үз иптәшләре белән уйнаган, ияртеп алып чыккан җирдән әтине еш кына калдырып китә торган булганнар. Шулай берсендә, арыш арасында йөргәндә әти йоклап китеп, шунда калган. Аны күрше авылларның берсеннән Кызлау аша Кибәчкә килүче Әминә апа дигән кеше, юл читеннән күреп, арыш арасына кереп табып алган. “Тукта әле, Шараларның кечкенә малае түгелме соң бу”, – дип, уятып, кап-кара тузанлы битен кулъяулык белән сөртеп, чырамсыткан да, әбиләргә алып кайтып тапшырган.
Ә икенче юлы, яшь бабайлар белән бергә Кибәчтә клубка кино карарга качып кергән җирдән әти, шулай ук, мич артында йоклап калган. Төн уртасында Кибәчнең авыл клубы яныннан узышлый, иләүләп бала елаган тавышны ишетеп, кунактан кайтып килгән Кәрпи Күчи әби: “Син кем баласы?” – дип сораган да, иренмичә барып, әби белән бабайларның тәрәзен шакыган. “Начтук, кара әле, бөтен балаң да өйдәме?” – дигән. Карасалар, яшь бабай белән җәен бездә кунып йөргән туганнарның балалары сәкедә тәгәрәп йоклап ята, ди, ә әти – юк. Әтине кара төндә клубның ватык тәрәзәсеннән кереп алганнар.
Кызлаудагы өй кара күмергә калып янгач, яңадан Кибәчкә күченгән әби белән бабай. Күрше-күлән малайлар уйнап йөргән җирдән ут чыгарган да, безнең өйгә дә капкан. “Бик кызу җәй иде ул, – дип искә ала Кибәч әби, – өйләрнең түбәсе – салам, җарты урам көлгә калды ул чакта”.
“Җанасыз!” дигән сөрәнгә алар басудан Кызлауга йөгереп кайтып төшкәндә, өйне инде ялкын чорнап алган һәм түшәмнәрне тетеп төшерә башлаган булган. Яшь бабай да, әти дә, бәхеткә, урамда уйнап йөреп калган, ә менә бишектәге урсай – имезеп йоклатып киткән килеш өйдә. Әби, ике дә уйламый, ут эченә томырылып кереп, үзе яна-яна, урсайны күтәреп алып чыккан.
Без үскәндә инде Кызлауда беркем дә тормый иде, нигез урыннары белән ташлар гына бар. Бала-чага анда уйнарга менеп йөрибез. Кызлауда өрәкләр бар, дип, куркыталар, безнең аларны бик тә очратасыбыз, күрәсебез килә, әмма алар никтер чыкмый-күренми. Кызлау, гадәттә, кояш баеганда матур: көтү кайтып, бөтен тирә-юнь кызылга күмелгәч, алтынга мангандай алагаем ташларга кунаклап, нурга коенып, Кибәчкә карап утыру – үзе бер хозурлык.
Әби белән зиратка менешли, без Кызлауга еш сугылабыз. Шундагы олы бер ташка утырып, әби миңа урсайны ничек уттан алып чыгуын сөйли. Мин ул тарихны яттан беләм, әмма барыбер ым да итми тыңлыйм. Әбигә сораулар да бирәм. Кибәчкә кайтарганда, әни белән әти миңа кат-кат кисәтеп әйтеп куйган иде: “Әбиең янында, берүк, урсаең турында искә төшермә, кызым, сорашма, сак бул, яме”.
Баштарак мин ул кагыйдәне бик тырышып, җиренә җиткереп үтәдем-үтәдем дә, ә берсендә, икәү мунча кергәндә, әби, чем-кара толымнарын сузып салып, сүтеп тараганда, миңа: “Синнән башка кемдер җанында Зояны искә алсам, җуаталар, ә миңа җуату кирәкми бит, кызым... Җә ул бөтенләй булмаган кебек кыланалар, җарый әле син бар сөйләшергә...”, – дигәч, әни белән әтигә биргән вәгъдәмне боздым. Һәм әбигә икенче вәгъдә бирдем: без икәү беркайчан да урсай дөньяда булмаган кебек итеп кыланмыйбыз.
Урсайны ничек җирләгәннәрен мин аермачык хәтерләмим. Венок тотып авыл башына кадәр барганымны хәтерлим. Әбинең гробка чатырдатып ябышып, аны аннан кулларын каерып аерып алганнарын. Дәү түтинең туганым апа белән әнигә: “Начтукны бик сакларга кирәк инде хәзер, башы китеп, шашмаса гына җарар иде, ярабби...” – дигән сүзләрен. Мине авыл кешеләренең сөеп-сыйпап: “И, бала, урсаеңсыз калдың шул, урсай бит ул гомер-гомергә кирәк, нишләтәсең инде... Бу кадәр дә Зоя булырсың икән, абау җаным...”, – дигәннәрен...
...аннары мин кинәт кенә никтер бик каты арып киттем дә, кем кулынадыр сыенып, йокыга убылдым.
Мине Кибәч халкы, кечкенәдән, урамда тотып алып: “Суйган да каплаган Зоя бу Шараларның кечкенә кызлары, ә кайсыныкы соң әле бу – Генаныкымы, әллә Коляныкымы?” – дип сөя. Мин инде кайберләренә кат-кат кабатлаган булсам да, сабыр гына тагын бер мәртәбә ачыклык кертәм: “Мин – Коляныкы, Генаныкылар – икесе дә малайлар. Олысы – Руслан, кечесе – Марсель. Истә калдырыгыз”.
Урсай минем күз алдымда гел Казан читендәге өйләре болдырына йөгереп чыгып: “Луизаны алып килгәннәр, ниһаять! Күрми үләрмен дип курыкканнарым...”, – дип кочагына алган һәм суларга тыным калмаганчы кысып-кысып сөйгән хәлдә тора.
Ул җәйне без аларда озак кунак булдык. Мин көн дә, рәхәтләнеп, аның биек үкчәле матур-матур туфлиләрен, босоножкиларын киеп ишегалдын кат-кат әйләндем, яулыкларын, шарфларын урап йөрдем, блузкаларын, ефәк комбинацияләрен киеп карадым... Алдында утырып, тирбәлеп, китаплар укыганын тыңладым...
Урсайлар өе каршында бик матур зур күл бар, ул күлдә үрдәкләр белән казлар чупырдый. Без Толик җизни белән күлгә аларны ашатырга чыгабыз да, тәпиләрне суга тыгып утырып, рәхәтләнеп гәпләшәбез. Аннары Толик җизни, минем урсай тыгыз итеп үргән чәчләремне сыпырып: “Урсаең бик өзелеп көтте инде синең килүеңне, күрми калырмын дип бик курыкты”, – ди.
Шул сүзләрдән соң ул берара дәшми утыра. Мин дә аның уйларын бүлмим.
Мин ул җәемдәге бәхетле-рәхәт көннәрдә олыларның сүзләрне бик сак сайлап сөйләшкәнен, юктан гына күзләре яшьләнгәнен сизеп торганга, нәрсәдер бар икәнен шунда ук аңладым. Әмма сорарга шикләнгәнгә, күбрәк күзәтергә, тыңларга һәм үзем аңларга тырышырга булдым.
– Бигрәк матур бала инде, үләм! – дип, битләремне, күзләремне, бармакларыма кадәр үбеп бетереп сөйде ул җәйдә мине урсай. Аннары болай дип тә өсти. – Мин бит синең урсаең, Луиза, мин сине карарга, якларга, сакларга тиеш, гомер буена... – Шулай ди дә елый. Аннары, көлеп җибәреп, мине кочагына күтәреп, бакчага, күл буена алып чыгып китә дә, әйләндерә-әйләндерә сөя, таганга утыртып, чырылдатып, Күккә кадәр чөеп атындыра.
Әти үз гомерендә ике төш күргән. Шуның беренчесе нәкъ менә урсайның үлеме алдыннан. Урсай чем-кара чәчләрен, уртада буразна калдырып тарап, ике толымга үргән. Аннан ул буразна, киңәеп, сукмакка әверелгән. “Без барыбыз да шул юлдан китеп бардык, урсаең берүзе Кибәчтә кул болгап сукмак уртасында басып калды”, – дип сөйли ул төшне әти.
Әти белән урсай кечкенәдән бик якын булып, икәү уйнап, тегү тегеп, курчаклар бәйләп, чигү чигеп, чишмәдән су ташып, сер бүлешеп, берегеп үссә дә, теге төштәге сукмак аларны аерган.
Мин әтидән сорыйм:
– Урсай үлми кала ала идеме?
Ул миңа:
– Юк, кызым, урсаеңның бик тә бәби алып кайтасы килде... Әмма аның инде бер бөере юк иде, икенчесе дә кибеп беткән, – ди.
Мин аннан:
– Бөер ул нәрсә була? – дип сорыйм.
Әти әйтә:
– Ул организмны, аннан аккан канны чистартып тора торган парлы орган. Бөгәрләнеп яткан яңа туган балага охшаган. Урсаең кайчандыр бөерләренә бик каты салкын тидергән булган, шуннан алар авыртып калган, вакытында дәваларга сизмәгәнбез... Коткарып булмый торган хәлгә килгән...
Мин урсайның кап-кара булып кипкән ике бөерен төшләремдә күреп саташып бетәм. Менә алар бәләкәй генә ике бәби булып ак җәймә өстендә ята. Кулларын суза, тыпырчына, кемнедер чакыра. Аннан, бөрешеп, кап-кара булып кибә башлыйлар. Кибеп бетәләр дә, көл булып, уалып таралалар...
Көл! Бу бит көл!
Мин кычкырып уянам да, әбидән утны кабызып, юрганны кайтарып-ачып күрсәтүен сорыйм. Әби тыңлый. Юрган астындагы җәймәнең ап-ак һәм буш икәнен күргәч, башта ышаналмый карап торам... Аннан, аның иңнәремне сыйпап, җилкәмә юатып нидер пышылдап ятуын тоеп, башта сулкылдап, бераздан тынычланып, йоклап китәм.
Урсай үлгәч, Кибәч әби: “Зоя кабергә мине дә алып китте”, – диде. Ул, зиратка менеп, урсай каберен кочаклап ята, хәтта төнгә калып кунып та йөри башлагач, бабай әбинең үзен генә зиратка менгерми хәзер. Мин кайткач, без зиратка әби белән икәү йөри башладык.
Зиратта
Менә Кызлауда ташка утырып, әби миңа урсайның кечкенә чагы турында сөйли. Аннары, зиратка менгәч, каберен кочаклап ятып: “И, Зоя-я-я-я-я... никләр генә Кызлауда җанган җорттан алып чыктым соң мин сине, барыбер үләсең булган ич... Кечкенә чакта үлгән булсаң, бу кадәр үкенечле булмас иде”, – дип улый.
Мин аны елый дип әйтә алмыйм, киек кебек улый әби, урсай каберен тырнап. Аннары, башын күтәрә дә:
– Кызым, бар әле, басудан, арыш арасыннан, күкчәчәк җыеп кил, урсаеңа салып калдырырбыз, – ди.
Зиратның үз эчендә дә олаулап үсә инде ул күкчәчәк. Әби мине чыгарып җибәреп, урсай белән үзе генә калып сөйләшәсе килә – аңлыйм ла мин.
– Көтү кайтканчы, безгә дә авылга кайтырга кирәк, – дим мин, әбинең күзләренә озак итеп, керфек тә какмыйча карап торып.
– Кайтабыз, балам, – ди әби. – Кайтабыз.
Мин күкчәчәк җыярга чыгып китәм. Башта биш йөзгә кадәр, аннары меңгә кадәр саныйм. Урсай турында уйлыйм: ул хәзер кайда микән? Иисус янындамы? Бәлки, Аның әнисе Изге Кыз Мария беләндер? Аннары әнинең әле ике яшен дә тутырмый, яшь бала килеш авырып үлгән Зоя исемле игезәк сеңлесе турында уйлыйм – ул кайда? Алар урсай белән бергәме? Шикләнеп куям: юктыр, әнинең сеңлесе бит әле аның, Кибәчкә кияүгә чыгып, Зоя урсай белән туганлашканын белми. Әллә андагылар барысын да беләме икән?
Ничек кенә булмасын, берсе миңа – урсай, берсе җырак түти булырга тиешле бу ике Зоя да хәзер – җирдә түгел. Җирдә булмагач, алар Күктә булмый кая булсын?!
Мин кабат зиратка кергәндә әби, елый-елый шешенеп бетсә дә, инде тынычланган була. Күкчәчәкләрне урсайның кабере өстенә тезеп салам да, качка беркетелгән, мин бик яраткан шакмаклы күлмәк киеп төшкән, күзләре көлеп торган фотосын кат-кат үбәм. “Безне сагынып җатма, урсай, без сине сагыныйк”, дим.
Аннары без зираттагы башка кадерле кешеләрнең өсләрен дә, кабер саен тары ярмасы сибеп, тәберсен* итеп йөреп чыгабыз. Әби миңа һәрберсенең тарихын сөйли. Ул авылның караучысыз каберләрен дә кычыткан белән тигәнәктән утап чыга, кайсыларына озаграк тукталып торып, аерым иман укый.
Менә, укытучы Сылу апа кабере (“и, Сылу апа, әрәмнәр генә булдың, монда җата торган чагыңмыни әле синең”), менә суга батып үлгән ике кыз кабере (“әй, балакайлар, инде ничә җыл җатасыз, җаннарыгыз анда күбәләк куып, бер ваемсыз, уйнап җөри күрсен”), менә ике айлы билгесез кабер (“кызым, менә болар безнең иманга караган кешеләр булмаса да, үскәч, гел карап, дога укып китә торган бул, җәме, безне оныттылар дип җатмасыннар, Алла – бер ул”), менә ниндидер билгесез кешеләр төнлә үтереп, ашык-пошык, тезләре чыгып тора торган итеп Кибәч зиратына ике ир-ат мәетен күмеп киткән кабер («и-и-и-и, мәндәләрнең хәерсезлеген, имансызлыгын күргән бичаралар, җазык кырык җылдан соң да беленә ул, сезнең өчен кемнәр күзеннән кан-җәш агызып җылый икән... Кодай караңгы гүрегезне җакты итсен...”).
Бу ике мәетне тапкан көнне Кибәч халкы, җыелышып, имәнеп, әйтер сүз табалмыйча, берара өсләрендә тын торды. “Мондый хәлне революциядә дә күргән җук ие әле, и, Кодрәт, кая бара заманнар”, – диде авыл картлары. Аннан катгый карар кылды: кемнәр икәнен эзләп табарга, табу белән туганнарына хәбәр итәргә, ә үзләрен, эзен тапканчы, болай “мәнсез итеп җаткырмаска”, кешечә, ике төрле доганы да укып, җир куенына иңдерергә. Ике төрле дога – христианча һәм мөселманча. Бәлки, кайсыдыр мөселмандыр...
Болын ягыннан тузан күтәрелеп, инде көтүгә елга аша узарга гына калганда, әби белән без дә авылга кайтып керәбез. Өй каршындагы яшел уемтыкта икебезне дә (мин аны “безнең болын” дип йөртәм) бабай белән койрыгы як-якка өзлексез айкалып торган бәхетле Шарик каршы ала. Мин, килә-килешкә, Шарик өстенә менеп атланам, ә ул, куанып, һау-һаулый. Мине, әле бөтенләй кечкенә чакта, үзе дә үсмерлектән яңа гына чыккан Шарик, атландырып, чишмә буйларына алып төшеп йөргән, дип сөйлиләр.
– Сине аерым җакын итте Шарик-җан, анаң кулында җоклап китсәң дә, килеп, иснәп-җалап, иминлегеңне тикшереп китә иде, – дип сөйли Кибәч әби, көлә-көлә. – Аннан инде атландырып авыл буйлап өстендә генә җөретте, җаныңа бер чит кешене дә китерми, ике ал аягы белән кочаклап кына тора ие үзеңне...
– Кайттыгызмы, кызым? – ди Кибәч бабай миңа, йомшак итеп кенә. – Шөкер... Тәртипме?
Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып торганын да.
Тәртип, – дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып.
Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая.
Аннары мин бакчага әбигә су сибешергә йөгерәм.
Шарик белән бабай, икәүләп, тузан кубарып якынлашкан җен өерен – көтүне каршыларга урам якка юнәлә.
Кызлау (Козловка)* – Кибәчтән 3 километр ераклыкта урнашкан рус-керәшен авылы, хәзерге вакытта юкка чыккан авылларга карый. Белешмә басмаларда 1963 елдан башлап телгә алынмый.
Гүр тәберсене* – кабер өстендә иман укып, ризык калдыру йоласы. Керәшеннәрдә тәңречелек чорларыннан сакланган, дип исәпләнелә. Борынгылар, кабер өстендә ризык калдырып, дога укып, теге дөньяга күчкән җанны туендырабыз, аның өлешен бирәбез, дип ышанганнар. “Тәберсен” сүзенең борынгы мәгънәсе “Тәңре бирсен” дип фаразлана. Бу йола, шулай ук, үрәнхәй (Тыва җирлеге), Абакан (Енисей) төркиләрендә сакланып калган.
(Дәвамы бар).
Фото Беренче мәртәбә фотога төшүче Луиза: “Мин фотода калырга теләмим, минем үземнең буласым килә”, – дип, әтисе белән әнисе уртасында еламсырап утыра; Луизага – 4 яшь; Луизаның Кибәч әбисе Начтук, урсае Зоя һәм әтисе Николай.
Фотолар – шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев