Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Кайбыч районындагы Иске Тәрбит авылының янгын куркынычсызлыгы посты җитәкчесе Сергей Тимофеев мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очрашты.
Бу төркемгә йөрүче балаларга янгыннан ничек саклану турында сөйләде.
Очрашу барышында балалар, бигрәк тә өйдә гирляндалар куелганда, янгын куркынычсызлыгының иң мөһим кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Әлбәттә, әңгәмә уен формасында барды. Сергей Григорьевич балалар белән бергә кагыйдәләрне кабатлады. Өйдә ялгыз калырга, шырпы, ут чыганаклары белән уйнарга ярамаганлыгын аңлатты. Төтен яки янгын күрсәң нәрсә эшләргә – кая качарга һәм кемгә шалтыратырга икәнлеген өйрәтте.
«Балалар сорауларга актив җавап бирделәр һәм үзләре белгән кагыйдәләрне сөйләделәр. Әңгәмәдән соң, һәр балага кагыйдәләр язылган истәлекле открыткалар бүләк ителде. Анда язылганнарны әти-әниләре белән бергәләп укырга кирәклеге әйтелде», – дип хәбәр иттеләр Иске Тәрбит мәктәбеннән.
Фото Иске Тәрбит мәктәбеннән.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев