«Җәмгыять белеме» фәне 2025 елның 1 сентябреннән 6-7 сыйныфлар өчен мәктәп программасыннан алына. Бу хакта РИА Новостига Россия Мәгариф министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бу өлкәдә яңа белем бирү программаларына күчүне ике ел дәвамында этаплап гамәлгә ашыру планлаштырыла.
«2025 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме 8-11 сыйныф укучылары өчен калачак, 2026 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме 9-11 сыйныфларда укытылачак», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Үсеш, сәламәтлек һәм баланы адаптацияләү институты директоры Елена Приступа фикеренчә, уку планы заманча таләпләргә җавап бирергә һәм максималь сыгылмалы булырга тиеш.
«Яңа кертелә торган фәннәрнең нәтиҗәлелеге һәрвакытта да максатны билгеләүгә бәйле, ягъни без нинди нәтиҗәгә өметләнәбез», — дип белдерде Приступа.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев